Иртәгә мөселманнар Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Ул – исламда иң олы хөрмәткә ия булган төннәрнең берсе.
Быел кайчан була?
Мигъраҗ кичәсе мөселман ай календаре буенча рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә туры килә. 2026 елда бу кич 15 гыйнвардан 16 гыйнварга каршы төнгә туры килә.
15 гыйнварда кояш батканнан соң башлана (Казанда кояш баю 15:43 сәгатьтә була) һәм иртәнге намаз вакыты җиткәнче дәвам итә – 16 гыйнварда 6:32 сәгатьткә кадәр.
Фото: © «Татар-информ»
Тарихы
Әлеге кичәнең тарихы турында Татарстан Диния нәзарәте сайтында язылган.
Исра һәм Мигъраҗ – сөекле Рәсүлебез Мөхәммәднең салләллаһү галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) сәяхәте һәм күкләргә ашуы ул. Бу вакыйга Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы төндә, Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм каршына Җәбраил фәрештә килеп шундый сәфәргә чакыргач була.
Мәккәдән Кодүстагы изге әл-Әкса мәчетенә төнге сәяхәт турында «әл-Исра» сүрәсенең 1 нче аятендә әйтелә:
«[Бер айлык юлны бер төн эчендә үтү, Бәйтел Мәкъдисне зиярәт кылу, бөтен пәйгамбәрләрне тере килеш күрү, җиде кат күктә аларның урыннарында булу һәм Җәмалыбызны күрү кебек] Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне [бик кыска бер вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) колын Харам мәчетеннән [алып] Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче [булган Аллаһ ниндидер бер урында булудан һәм бөек Затына килешми торган төрле түбән сыйфатлардан ерак һәм бөтен] кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – [һәрнәрсәне] Ишетүче, Күрүче».
«Әл-Исра / Төнге күчеш» сүрәсе, 17:1
Әл-Әкса мәчетендә Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм пәйгамбәрләр белән очраша, һәм алар, аңа ияреп, биредә намаз кыла. Аннан соң тагын бер могъҗиза – Мигъраҗ, Рәсүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм күкләргә ашуы була. Анда ул Раббыбыз хозурына баса һәм Аның белән сөйләшү дәрәҗәсенә ирешә. Гаҗәеп сәяхәт вакытында ул шулай ук Җәннәт һәм Җәһәннәмне күрә. Моннан тыш, Исра һәм Мигъраҗ кичәсе Аллаһының мөселманнарга биргән олуг бүләкләре белән дә билгеле – бу төндә Ул өммәтебезгә биш вакыт намаз укырга куша, «әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен иңдерә һәм Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм шәфәгатенә ия булу хокукын бирә.
Галимнәрнең күбесе фикеренчә, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм үзенең Кодүска могҗизаи сәяхәтен һәм күкләргә ашуын рух белән түгел, ә тәне белән башкарган. Мигъраҗны кеше аңы аңлап бетерә алмый, аның серенә без төшенә алмыйбыз. Әмма бу вакыйгаларга ышану – һәр мөселманның гакыйдәсендә аерылгысыз өлеш.
Мигъраҗ кичәсен мөселманнар гыйбадәттә уздыра, Коръән укый, дога кыла һәм шушы вакыйгалардан Рәсүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм безгә калдырган гыйлемнәр турында уйлана. Ныклы иман, Раббыбызның рәхмәтенә һәм Аның чиксез кодрәтенә, мәгъфирәтенә һәм Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм шәфәгатенә өмет итү, Җәһәннәм газапларыннан курку һәм Җәннәт бакчаларына омтылу – безнең йөрәкләр һәрчак, аеруча якынлашып килүче мөбарәк кичтә шушындый хисләр белән тулган булырга тиеш, диелә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгатендә.
Фото: © «Татар-информ»
Мигъраҗ кичендә ниләр эшләргә?
Мигъраҗ кичәсен үткәрү турында мөселман теологы, дин галиме һәм имам Фәрит хәзрәт Сәлман «Татар-информ»га сөйләгән.
Фәрит Сәлман билгеләп үткәнчә, мөселманнар бу төнне Аллаһка табынып уздырсын – аеруча нәфел намазлары уку һәм гөнаһлар өчен гафу сорау мөһим.
«Кешеләр бу төнне Аллаһны искә алуга, Мөхәммәд Пәйгамбәргә салләллаһү галәйһи вә сәлләм салаватлар әйтүгә багышлый ала. Ләкин иң элек, бу төн кешенең үзенә, якыннарына, Пәйгамбәр җәмәгатенә догада булуы өчен әһәмиятле.
Мигъраҗ киче – исламда изге төннәрнең берсе, кеше бу төндә Аллаһка мөрәҗәгать итә. Бу төн әһәмиятле, чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр шушы хөрмәткә лаек булган, һәм без, мөселманнар, үз гамәлләребездә аңа охшарга тырышабыз.
Шуңа күрә Пәйгамбәр Мөхәммәднең бер хәдисендә әйтелгән: «Дөрес итеп укылган намаз – Мигъраҗга тиң». Бу төндә һәр мөселман намаз укып, шул гамәлне кабатларга тырыша ала», – ди галим.
Шулай ук, бу төндә Коръән уку һәм аның мәгънәләрен аңлап фикер йөртү; гаилә һәм туганнарыңа игътибар бирү, шулай итеп туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытү; мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм ярдәмчел булу; мәчетләргә һәм башка дини чараларга йөрү киңәш ителә.
Мигъраҗ төнендә тыелган гамәлләр
Фәрит Сәлман билгеләп үткәнчә, мөселманнар бу төнне гөнаһлы гамәлләрдән тыелсын һәм Аллаһы Тәгаләгә табынудан читләштерә торган эшләрдән баш тартсын.
Боларга күңел ачу һәм буш сүзләр, дөнья рәхәтләренә артык бирелү, талашлар, низаглар һәм башкалар керә.
Бу кичтә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен намазлар укырга һәм башка гыйбадәтләр кылырга кирәк.