Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мигъраҗ кичәсен гыйбадәттә каршылыйк!

Аллаһы Тәгалә мөселманнарны мәртәбәле көннәр, мәртәбәле төннәр, мәртәбәле вакытлар белән мулдан бүләкләгән, алар адәм баласының тормыш юлында очраган зиннәтле ташларны хәтерләтә. Әлеге «ташларга» игътибар бирми үтү, Аллаһының бүләгеннән баш тарту кебек үк, мөселман кешесе өчен зур югалту булыр иде.

news_top_970_100
Мигъраҗ кичәсен гыйбадәттә каршылыйк!
https://pixabay.com/ru

21 нче март кояш бату белән Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) 7 кат күккә ашуы белән бәйле булган Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә.

Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, янына Җәбраил галәйхиссәлам фәрештә килә. Ул үзе белән Бурак, ягъни «яшен тизлеге белән йөрүче» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә.

Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Буракны җирдә калдырып, Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм), намаздан соң, Җәбраил фәрештә белән күккә аша, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең (!) сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан килгән юлы белән Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) яткан урыны да суынырга өлгерми. Бу хәл 621 елның 27нче рәҗәбенә каршы төндә була…

Коръәндәге «Исра» һәм «Нәҗем» сүрәләре әлеге вакыйгага багышланган. Коръәндә әйтелгән: «Үзенең колы Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мөхәммәдне (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шулай кодрәтебез белән йөреттек гәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер» (17:1).

Бу кичә чыннан зур могҗиза булып тора. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) 7 мең пәрдә үтә һәм Аллаһы каршына килеп баса. Аның белән арадашчысыз, ишетү һәм сөйләү органнарыннан башка, билгеле бер вакытка һәм урынга бәйсез килеш аралаша.

Мигъраҗ фазыйләтләре

«Рәҗәб аенда бер (үзенчәлекле) көн һәм (үзенчәлекле) төн бар, һәм бу — айның егерме җиденче төне. Бу көнне ураза тотып, төнен гыйбадәттә уздыручы кеше йөз ел ураза тотучы һәм гыйбадәт кылучы кеше кебек булыр» (Бейхаки, Шуабуль-Иман: Сыям: № 3811; 3/373).

Мөселман өммәтенә бирелгән нигъмәтләр…

Нәкъ менә Мигъраҗ кичәсендә мөселман өммәте өчен намаз фарыз гыйбадәте итеп билгеләнә.

Хәдистә әйтелә: «Аллаһы Илчесенә мигъраҗ вакытында өч бүләк бирелә: биш вакыт намаз, «Бәкарә» сүрәсенең соңгы ике аяте, һәм өммәтебезнең ширек кылмаучы әгъзаларының гөнаһлары да гафу кылыначак дигән шатлыклы хәбәр» (Мөслим, Иман, 279).

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): «Җәннәткә синнән алда бер генә пәйгамбәр дә кермәячәк! Җәннәткә синең өммәтеңнән алда бер генә өммәт тә кермәячәк!» - дигән шатлыклы хәбәр җиткерә (Рази).

Нинди гыйбадәтләр кылырга кирәк?

Мигъраҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә рәхимлек ишекләрен ачар һәм Үзенә мөрәҗәгать итүчеләрне көтәр, соңыннан һәркемгә үзенең бүләкләрен җиткерер. Мигъраҗ кичәсендә адәм баласының кылган догалары һәм гыйбадәтләре кабул була, шуңа да гыйбадәтне мулдан башкарырга кирәк.

Аллаһы Тәгагә гыйбадәт кылып, зикер кылырга, өммәтебезнең пәйгамбәренә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шундый зур дәрәҗә биргәне өчен шөкер итәргә кирәк.

Аллаһы илчесенә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мактау сүзләре әйтеп, салават әйтергә кирәк.

Белеп һәм белми кылган гөнаһлар өчен гафу сорарга онытмыйк. Кичебезне каза намазлары кылып, нәфел намазларын укып үткәрик. Бу кичтә намаз уку бигрәк мәртәбәле булып тора, алда әйткәнебезчә, нәкъ менә Мигъраҗ кичәсендә намаз өммәтебезгә фарыз гыйбадәт итеп билгеләнгән.

Намаз ул — мөселманның Мигъраҗы, аны кылып, үзебез дә Аллаһы Раббыбыз белән «очрашабыз».


Әнәс ибн Мәлик җиткергәнчә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) үзенең бер хәдисендә әйткән: «Рәҗәб аенда бер гүзәл төн бар, һәм бу — айның егерме җиденче төне. Әлеге төндә гыйбадәт кылучыга йөз еллык гыйбадәт кылган кебек савап язылыр. Унике рәкәгать намаз укырга, һәрбер рәкәгатьтә «Фатыйха»дан соң бер сүрә укырга, һәр икенче рәкәгатьтән соң сәлам бирергә, аннары йөз тапкыр: «Сөбханаллаһи, вәл-хәмдүлиллаһи, вә лә илаһа иллаллаһ, вәлаһу әкбар» догасын кылырга, йөз тапкыр «Әстәгъфируллаһ» дип зикер әйтергә, аннары йөз тапкыр Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) салават әйтергә («Ассаләту вәс-сәләмү галәйкә йә Рәсүлаллаһ»), аннары дога кылып, ике дөнья бәхете сорарга, ураза тотарга кирәк — шул рәвешле гыйбадәт кылучының Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкаячак» (Бейхаки, Шуабуль-Иман: Сыям: № 3811; 3/374).

Аңларга тырышып Коръән аятьләрен укыгыз, догалар кылыгыз. Аллаһы Тәгаләдән изге теләкләрегезне кабул кылуын сорагыз, хәрам булган әйберләрдән читләштереп, үзегез һәм якыннарыгызны ике дөнья бәхетенә ирештерүен теләгез. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһлар өчен ярлыкауны сорап гафу үтенергә онытмагыз.

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100