news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мидияләр белән крем-аш рецепты

news_top

«АиФ» сайтында мидияләр белән крем-аш рецепты чыкты.

Әзерләү вакыты: 50 минут

Кирәкле ингредиентлар (4 порция өчен):

  • Чистартылган мидияләр – 400 г
  • Балык шулпасы – 1 л
  • Бәрәңге – 3 данә
  • Кишер – 1 данә
  • Порей суганы – 1 данә
  • Сельдерей сабагы – 1 данә
  • Петрушка – 1 бәйләм
  • Лавр яфрагы – 4 данә
  • Үсемлек мае – тәменчә

Әзерләү ысулы

  • Мидияләр итен эретеп, тозлы суда 7-10 минут пешерергә (әгәр ул пешерелеп туңдырылган булса – бары тик эретергә генә кирәк).
  • Кишерне, сельдерейны, порей суганын вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырырга.
  • Бәрәңгене турап, кыздырылган яшелчәләр белән бергә балык шулпасында якынча 20 минут пешерергә. Пешеп бетүгә 10 минут кала лавр яфрагы өстәргә.
  • Пешкән ашны блендер белән пюре хәленә китерергә. Аннары мидияләрне һәм вак итеп туралган петрушканы өстәргә.
  • Ашны кайнар килеш табынга бирергә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар