Мичтә коймак пешерүче Фәүзия апа: «Өч-дүрт чиләк камыр куйган көннәр дә була»
Хәзерге көндә мичтә пешерелгән ризык аеруча кыйммәткә ия. Чөнки кайчандыр һәрбер йортка булган мич, хәзер бик аз йортларда гына сакланган. Күпчелек анда пешерми дә инде. Питрәч районының Шәле авылында мичнең кадерен бүген дә беләр. Аны акча эшләү ысулына әверелдерүчеләр дә бар. Мич коймагы сатучы Фәүзия Миннебаева да шундыйлардан.
Бу көнне кыш үзен сиздерә башлаган иде. Иртән тирә-юньне ап-ак бәс каплаган, шуның өстенә матур итеп кояш чыккан иде. Казаннан Шәлегә алып баручы шоферым да юл буе табигатьнең матурлыгына сокланып барды. «Күрегез әле бу матурлыкны!» – диде 50 яшьләр тирәсендәге абзый.
Иртәнге 8дә Фәүзия апа коймак камыры куярга тиеш иде. Ләкин без, кызганыч, берничә минутка соңрак килеп җиттек. Фәүзия апа камырын инде куеп өлгергән, хәзер аның кабаруын көтә иде.
Шәле авылы йортларының бер үзенчәлеге бар: монда ишегалларын түбәле итеп ясыйлар. Фәүзия апаларның да ишегалды шулай эшләнгән. Ишегалларына кергәч, мине Фәүзия апа үзе һәм күршесе Рафилә апа каршы алды. Рафилә Гайнетдинова – Фәүзия апаның уң кулы. Күп итеп коймак пешергәндә ярдәмчеләр кирәк.
Сезне башка көнне чакырасы булган икән. Бүген күршем бәлеш пешерә. Миңа булыша алмый инде, – диде Фәүзия апа.
Бүген ике күршенең дә кызу көне. Фәүзия апа заказга коймак пешерергә, ә Рафилә апа бәлеш салырга тиеш икән.
Ике күрше – Рафилә Гайнетдинова һәм Фәүзия Миннебаева (сулдан уңга)
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
«Кибеттә тәм-том күп ул, коймак кадерлерәк»
Өйгә уздык. Аш бүлмәсендә «плитка» белән тышланган мич тора. Мичтә «чарт» та «чорт» тавышлар чыгарып утын яна. Урамда салкын, кояшлы, рәхәт көн. Ә өйдә мичтән җанга үтә торган җылылык бөркелә. Мич янында җылы җирдә биш литрлы зур чиләк тора. Хуҗабикә чиләк өстенә капланган сөлгене ачып күрсәтте. Анда коймак камыры кабара иде.
– Син кергәндә генә куйдык әле. Менә күтәрелеп килә инде, Аллаһка шөкер. Ярты сәгатьтән кабарырга тиеш, – ди ул стенада эленеп торган сәгатькә карап.
Фәүзия апа пешергән коймакларны бер тапкыр авыз иткән кеше кабат әйләнеп кайта. Туйларга, Коръән ашларына гына түгел, кунакка барганда да алып китәләр икән.
– Казаннан заказ бирәләр. «Фәүзия апай, Чаллыга барасы идек. Коймак әзерләп куя алмассыңмы икән? Шул вакытта китәсе идек», – дип хәбәр итәләр. Сораган вакытларына пешереп куябыз. «Кибеттә ризык күп, нишләп коймакка кызыгасыз?» – дип сорыйм. «Кибеттә тәм-том күп ул, коймак кадерлерәк», – дип җавап бирәләр инде. Бер көнне Коръән ашына дип күп итеп пешертеп алып киттеләр. Кайсы авылгадыр – анысын сорамадым. Соңыннан: «Шундый яраттылар», – дип әйттеләр, – ди ул.
Сөйләшеп торганда Рафилә апа килеп керде.
– Пешерә башламадыңмы әле? – дип кызыксынды ул. Фәүзия апа әле пешерә башларга гына җыена иде.
Коймак камыры кабаргач, хуҗабикә зур табаларын чыгарды.
– Икешәр таба пешермәсәң, өлгермисең. Кайчак өч, дүрт, биш литр сөттән дә коймак пешертәләр. Өч-дүрт чиләк камырдан коймак пешергән көннәр дә була, – дип аңлатты ул.
Шуннан соң бер кочак утын алып керде. Күмерләрне бераз суккалап, тигезләп җәйде дә, яңадан утын өстәде. Бераздан ике табасын да кыздырып алу өчен мич авызына тыкты.
– Ярар, табам кызсын. Берне генә булса да ашап чыгып китәсең инде, – диде ул ашыгып торган күршесенә.
Табалар кыза
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Шул арада Рафилә ападан рецептын сорадым.
«Зур чиләккә 4,5 литр сөт салабыз. Шунда 150 грамм чи чүпрә, дүрт уч шикәр комы кушабыз. Бераздан чүпрә җебеп, сөт өстенә күтәрелә башлый. Чүпрә яхшы булса, тизрәк күперә.
Аннары 1 стакан чамасы эретелгән сыер мае һәм 3 стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, 4 йомырка һәм чама белән учлап тоз салабыз. Он кушкач, коймак камыры чиләкнең яртысы була. Соңыннан камыр кабарып, чиләкнең икенче яртысы да тулырга тиеш», – дип аңлатты Рафилә Гайнутдинова.
Табалар кызгач, хуҗабикә «Бисмилләһ» дип әйтте дә, аш чүмече белән зур коймаклар салды. «Элегрәк тагын да зуррак итеп пешерә идем. Яратмыйлар. «Кечерәк ит», – диләр», – дип сөйләде Фәүзия апа. Камыры артык куе да, бик сыек та түгел иде. «Хәерле сәгатьтә! Янмый-көйми пешереп алырга насыйп әйләсен инде Ходай» – диде дә, табаны мич авызына кертеп җибәрде.
Шул мизгелдә бүлмәгә тәмле камыр исе таралды. Бераздан Фәүзия апа сап-сары, түп-түгәрәк, кара тимгелле коймакларны тартып чыгарды. Монда эш җайга салынган: Фәүзия апа табагач белән табаны алып Рафилә апага сузды, ә ул коймакларны тиз генә алып, мич янында торган такталарга тезде. Өстәлләрдә мичтән төшкән коймакларны суытыр өчен куна такталары тезелгән иде. Коймаклар бераз суынгач, ике ягын да эретелгән сары май белән майладылар.
Мичтән төшкән коймакны майлар алдыннан суытырга кирәк
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
– Майлар алдыннан коймакны суытырга кирәк. Ярый әле күршем бар. Аллаһының рәхмәте яусын. Күршеләрем яхшы, булышалар. «Фәүзия апа, әйдә, Рафилә булмаса, үзем киләм», – дип кенә торалар. Сеңлем һәм килендәшем дә булыша. Берсе дә ярдәмнән ташламый, – ди ул.
1986 елны башка чыктык. Без август аенда, Фәүзия апайлар сентябрь аенда. Шул вакыттан бирле ике күрше бик тату яшәдек. Бер-беребезгә булышып, бер-беребезгә кирәк булып, терәк булып. Кайгы килгәндә уртак бүлешеп яшәдек. Туганыңа барып җитмисең, күршеңә керәсең бит инде… Шуңа да Фәүзия апа миңа икенче әнием кебек булды. Һәрвакыт ярдәмгә килергә тора. Мин дә аңа ярдәмгә киләм. Шулай ике өйне бер итеп, ике туганнар кебек яшибез, Әлһәмдүлилләһ, – дип бүлеште Рафилә апа.
«Бер дә пешерәсе килмәгән көннәрем дә була»
Күршесе чыгып киткәч, аш бүлмәсенә әбисенә ярдәм итәргә олы оныгы Зөһрә керде. Фәүзия апа оныгының өченче курсны тәмамлавы, хәзер эшли башлавы турында горурланып сөйләде. Үзе минем белән сөйләшә, минем сорауларга җавап бирә, шул ук вакытта эшенә дә игътибарлы булырга тырыша. Кайчак: «Асты килгән микән, кызым? Кара әле», – дип әйтеп куя.
Фәүзия апа элек коймакны сату өчен пешермәгән. Бу эшкә оныкларына ярдәм итәргә теләп тотынган.
– Элек туганнарга гына пешерә идем. 4 ел элек башкаларга да пешерә башладым. Башта туганнарга кунакка барганда гына пешереп алып бара идем. Күрше кызлары: «Әйдә, Фәүзия апай, сине «телефонга тыгабыз», – диделәр. Алар үзләре тәм-том пешерәләр. «Әйдә, син дә коймак пешер. Кызыңны укытырга җиңелрәк булыр», – дип, мине интернетка урнаштырдылар. Шулай итеп, эшне башлап җибәрдек. Коймак пешерергә оныкларым да булыша: утыннарны да алып кереп куялар, онны да илиләр, – ди ул.
Фәүзия апаның эше чыннан да күп. Аның коймакларын Питрәчтән генә түгел, күрше районнардан да килеп алалар. Лаеш, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарыннан да заказ бирүчеләр бар. Фәүзия апа күбесенчә ял көннәрендә пешерә. Әмма кайчак атна уртасында да мөрәҗәгать итүчеләр була икән.
Эшнең кызу чагы
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Гадәттә, мичне ничәдә ягасыз?
Кеше кайсы вакытка өлгертергә әйтә. Ураза вакытларында төнге 1гә дә пешереп бирәбез, – диде Фәүзия апа.
Коймак пешерүнең берәр нинди серләре бармы? Нинди очракта килеп чыкмаска мөмкин?
Чыкмый, кызым, чыкмый. Чүпрәң һәм оның яхшы булмаса, бөтенләй эшләп тә утырма. Шуңа күрә яхшыны алырга кирәк,
Гел коймак пешереп туймыйсызмы?
– Көн дә түгел бит ул. Туйсаң да, нишлисең инде? Кирәк бит. Акмаса да тама. Балаларга ярдәм итәргә кирәк. Бер дә пешерәсе килмәгән көннәрем дә була инде. Кешене югалтып булмый. Клиентлар булгач... Шәледә коймак пешерүчеләр бар. Кем кемгә әйтәсе килә. Санаулы гына үзе. Шулай да бар...
Мичне күп кеше бетерде шул. Шуңа да бервакыт коймак пешерүчеләр бөтенләй беткән иде ул. Хәзер коймак пешерү яңадан торгызылды. Без мичне бетермәдек. Мин үзем кунакка барган саен шушы коймакны пешереп алып барам, – диде ул.
Фәүзия Миннебаева: «Хәзер коймак пешерү яңадан торгызылды. Бер ара бөтенләй беткән иде ул»
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Фәүзия апа сүзләренчә, Шәледә шулай ук бәлеш, пирог, тортлар да пешерәләр. Кайсылары мантый, пилмән ясап сата. Һәркем үзенчә, булдыра алганча көн күрә.
Күршесе Рафилә Гайнетдинова, мисал өчен, бәлешләр сала һәм токмач кисеп сата. «Минем апаларым күп. Өченче апам кияүгә чыккач, мине әнием токмач басарга, кисәргә, бәлеш салырга өйрәтә башлады. «Эшләгәнең, кызым, минем өчен булса, өйрәнгәнең – үзең өчен. Тормышта бик кирәк була», – дип әни чисталыкка-пөхтәлеккә дә өйрәтте безне. Пенсиягә чыккач, мин сатарга дип токмач кисә, бәлеш сала башладым», – дип бүлеште Рафилә апа.
Рафилә Гайнутдинова пешергән бәлеш
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
«20 ел пекарняда эшләдем»
Фәүзия апа, сезнең әниегез коймак пешерә идеме?
– Әйе, әни белән гел бергә пешерә идек. Әле ничә ел гына әнинең үлгәненә. Икенче әнинең… Үз әниебез үлгәндә, миңа дүрт яшь тә тулмаган булган. Бала тапканнан соң салкын тидергән ул. Безгә икенче әни килде. Ул безне пешерергә өйрәтте. Сеңелләрем белән кунак җыйсак та, ашлар үткәрсәк тә, бергә пешердек.
Әниебез мәрхәмәтле кеше булды. Үлгәнче һаман үзенеке итеп күреп, «кызым» дип эндәште. Без өч бала калган идек: апам, мин һәм сеңлем. Үз әнием Миңлекамал, икенче әнием Мәрзия иде. Икенче әни безгә кыз килеш килгән. Өч баладан курыкмаган. Без алты бала булдык. Бер-беребезгә беркайчан да авыр сүз әйтешмәдек, – ди ул.
Мәрзия әнисе – Фәүзия апаны эшле дә иткән кеше.
– Мин сигезенче сыйныфны тәмамлагач ук эшли башладым. Ул вакытта безне пекарняда рәсми рәвештә эшкә алмадылар. Әни исеменә эшләдем мин. Икенче әни бөтенебезгә дә эш бирде. Үзе сыер савучы булып китте.
20 ел пекарняда эшләдем. Эшләп бетереп булмады – яптылар. Аннары кафеда эшләдем. Анда көненә йөзәр пирожки, өчпочмак, гөбәдия, ипи пешердек. Аннары ул эшне дә яптылар, икенче эшкә урнаштым. Анда ипи пешердек. Гомер буе шушы пешерү эше белән шөгыльләндем, – дип елмая ул.
Коймак пешергәндә Фәүзия апага оныкларының я берсе, я икенчесе ярдәм итеп торды. «Күп нәрсәне пешерә беләләр», – дип мактады әбиләре. «Коймак пешерергә дә өйрәтәм. Өйрәнсеннәр. Белеп калсыннар», – диде ул.
Шулай сөйләшә-сөйләшә вакытның ничек үткәнен сизми дә калганбыз. Бер чиләккә якын коймак 2 сәгать эчендә пешеп тә чыкты. Әйтүе җиңел, әмма пешерүе генә икенче. Җылы бөркелеп торган мич янында бертуктаусыз хәрәкәттә булуы шактый көч һәм түземлек сорый. Фәүзия апа исә бу эшкә күнеккән инде. Ул гомер буе пешекче булып эшләгән һәм 69 яшендә дә тәмле ризыклар пешереп, башкаларны сөендереп яшәвен дәвам итә. Фәүзия апага сәламәтлек теләп калабыз!
Фәүзия апа коймакларны үлчи
Фото: © «Интертат», Милена Новикова