Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мичкә кереп корымга буялган». Яшь әни 11 айлык сабыеның сөякләрен сындырып бетергән

news_top_970_100
«Мичкә кереп корымга буялган». Яшь әни 11 айлык сабыеның сөякләрен сындырып бетергән
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Омск өлкәсенең Юрьево авылында яшәүче 19 яшьлек әни кеше 11 айлык баласын имгәткән. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 19 яшьлек хатын сабыйга кимендә 3 тапкыр аягы белән тибә. Баланың кабыргалары сына, башка урыннары имгәнә.

Әни кеше баласы мичкә кереп, корымга буялган өчен ярсый.

Баланы хастаханәгә китергәч, табиблар хокук саклаучыларга хәбәр итә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, бу хатын шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән буларак күзәтү астында була. Хәзер аны 2 айга сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100