Мичтә тәгәрәткән бәрәңгедән запеканка
Мичтә тәгәрәткән бәрәңге артып калса, икенче көнне запеканка ясарга мөмкин.
Запеканка өчен: пешкән бәрәңге, каймак, фарш, суган, сыр, тоз, борыч, йомырка, үсемлек мае.
Беренче эш итеп мичтә тәгәрәткән бәрәңгенең кабыгын чистартырга, эре угычтан уарга. Кибет каймагы, тоз, борыч салып болгатырга.
Үсемлек мае салынган табада суган белән фаршны кыздырырга, тоз-борыч сибәргә.
Өченче савытта бер йомырка, угычтан уылган каты сыр, кибет каймагы яки майонез салып болгатырга.
Табаны майларга, бәрәңгенең яртысын тигез итеп җәяргә. Аның өстенә фаршны салырга, калган бәрәңгене җәеп бетерергә. Иң өскә сырлы массаны салырга.
180 градуска кадәр кызган мичкә куярга. Запеканканың өсте кызаргач, әзер дигән сүз.
Бәрәңге запеканкасын бераз суынгач кисәргә кирәк. Моның өчен коймак ала торган агач калакны кулланырга мөмкин.