news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мичтә тәгәрәткән бәрәңге

Бик арылганда, ашыкканда яки башка эшең көтеп торганда якыннарыңны мичтә тәгәрәткән бәрәңге белән сыйларга мөмкин. Мәшәкате дә әз, файдасы күп.

news_top
Мичтә тәгәрәткән бәрәңге

Уртача бәрәңгеләрне юарга һәм 120 градуска кадәр кызган газ миче рәшәткәсенә тезеп чыгарга. 20 минуттан икенче якларын әйләндереп чыгарга яки бәрәңгенең бер ягында кабыгы бераз көя башлаган була һәм 15 минуттан бәрәңгеләрне табакка алырга, салкын су белән юарга һәм өстенә калын тастымал каплап куярга. Шул килеш 5-10 минут торса, кабыгы җиңел әрчеләчәк.

Бәрәңгене тозлы балык белән, үсемлек маена яки салкын сөткә манып ашарга мөмкин. Үсемлек маена һәм сөткә бераз тоз сибәргә кирәк. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар