news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мичтә пешкән горбуша балыгы

"Әлмәт таңнары" газетасыннан мичтә пешкән горбуша балыгы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Мичтә пешкән горбуша балыгы
Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез.

Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике өлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз.

Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин.

45-50 минутка кызган духовка миченә тыгып пешерәбез.

Гарнирга дөге, бәрәңге боламыгы һ.б. пешерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар