Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мичне иртә томалаганнар»: Яңа ел каршыларга җыелган кунаклар ис тиеп үлә язган

Йокыга китә алмый интеккән хатын кунакларны үлемнән коткарып кала.

news_top_970_100
«Мичне иртә томалаганнар»: Яңа ел каршыларга җыелган кунаклар ис тиеп үлә язган
https://pixabay.com/

Сызрань шәһәрендә яшәүче гаилә егерме ел элек могҗиза белән генә исән калган. Наталья исемле хатын Яңа ел төнендә гаиләсе белән булган вакыйга турында КТВ-Луч каналына сөйләгән.

Егерме ел элек әтисе, әнисе һәм ун яшьлек кызлары Наталья Яңа ел каршыларга Октябрьск шәһәренә туганнарына килә. Алар шәхси йортта бәйрәм итә. Өй мич ягып җылытыла.

Бәйрәмнән соң барысы да йокларга ята. Натальяның әнисе йокыга китә алмый. Ул торып аш бүлмәсенә чыга, савыт-саба җыештырмакчы була.

«Мин әни селкеткәнгә уяндым. Шул чакта башым авыртуын, күңелем болгануын тоеп алдым. Әни мине уятты, тиз генә киенергә һәм урамга чыгарга кушты. Өйдә тәрәзәләрне ачып куйганнар. Мин берни аңламадым, барысын да әни кушканча эшләдем. Әни өйдәге бөтен кешене уятты», — дип искә ала Наталья.

Соңыннан ачыкланганча, мичне яхшылап якканнар, мич калагын нигәдер иртә томалаганнар. Шуңа күрә өйгә төтен тулган. Йокысызлыктан интеккән хатын агулануны беренче булып тойган. Аш бүлмәсенә чыккач, ул эшнең нидә икәнен аңлап алган һәм бөтен тәрәзәләрне ачкан. Әгәр бу хатын да барысы белән бергә йоклап киткән булса, кунакка җыелган гаиләләр барысы да һәлак булыр иде.

«Шушы хәлдән бирле безнең гаилә Яңа ел могҗизасына ышана. Безнең исән калуны башкача аңлатып булмый бит», — дип сөйли Наталья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100