Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мич морҗасы җимерелгәч, дүрт бала имгәнгән, үсмер кызның куллары һәм бите пешкән

Әти-әниләре эштә вакытта, өйдә фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100
Мич морҗасы җимерелгәч, дүрт бала имгәнгән, үсмер кызның куллары һәм бите пешкән

16 апрельдә кичке якта Красноярск өлкәсенең Кибетень авылында шәхси йортта мич морҗасы җимерелгән. Бу вакытта өйдә булган дүрт бала имгәнгән, аларның берсен хастаханәгә озатканнар. ТАСС агентлыгы экстрен хезмәтләрдәге чыганагына сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

Өч баланы табиблар караган һәм амбулаториядә дәваларга дип карар кылганнар. 15 яшьлек кыз баланы исә хастаханәгә салырга туры килгән. Аның куллары һәм бите пешкән.

Агентлык белешмәсе буенча, имгәнгән балалар яши торган гаилә яхшылардан санала.

Фаҗига вакытында балаларның әти-әнисе эштә була.

Морҗа шартлау сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100