news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мич коймагы

"Әгерҗе хәбәрләре" сайтыннан Чулпан Нурмөхәммәтованың мич коймагы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Мич коймагы
Камыр өчен: 0,5 литр җылы сөт, 0,5 литр җылы су, 5 йомырка, 4-5 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 грамм чүпрә, тәменчә тоз, шикәр комы.

Барысын бергә кушып болгаткач он салып, камырны җылы урынга куярга. Кабарып күтәрелгәч, кызган табага салып пешерергә.

"Хәзер яшьләр йортларны зур, заманча итеп төзиләр. Әгәр инде мич тә чыгарып куйсалар, һич тә үкенмәсләр. Бисмилла әйтеп, мичтә коймак, өчпочмак, шәңгә, бәлеш пешергәндә аның хуш исе урамга кадәр тарала. Ә тәмеее..."– ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар