Миңнира Булатова: «Башкортстан татарлары сөйләшен фәнни өйрәнү XIX гасырда башлана»
Тарихи күзлектән караганда, Башкортстанда татарлар каян килеп чыккан? Төрле елларда аларны кем дип йөрткәннәр? Башкортстан татарларының сөйләше башка төбәкләрдә яшәүче татарларныкына охшаганмы? Әлеге сорауларны колачлаган фәнни мәкалә тәкъдим итәбез.
Мәкаләнең авторы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова.
Башкортстан татарлары: тарих һәм тел
Россиядә халык саны ягыннан икенче урында торган татарларның иң күп өлеше Урта Идел, Түбән Кама һәм Урал буе географик төбәгендә яши.
Башкортстан татарлары — шушы территориядә элек-электән көн күргән, гасырлар буена оешкан халык. Хәзерге Башкортстан территориясенең бер өлеше Идел буе Болгар дәүләте (VII–XIII) составында булган. Болгар дәүләтенең көнчыгыш чикләре Каманың сулъяк ярларына, Агыйделнең түбән агымына кадәр җәелгән. Монголлар һөҗүме алдыннан бабаларыбыз Агыйдел, Ык, Җаек елгаларына кадәр булган территорияне үз карамагында тоткан. Көнбатыш Башкортстан территориясендә борын-борыннан болгар-татар дәүләте халкына якын торган этник төркемнәр яшәгән.
XIII–XIV гасырларда, монголлар хакимлеге чорында, төньяк-көнбатыш Башкортстан территориясенә болгар, кыпчак кабиләләренең күпләп урнашуы билгеле, ягъни Алтын Урда чорында да бу җирләрнең болгар, татар кабиләләре тарафыннан үзләштерелүе дәвам иткән. Төбәк 1438–1552 елларда Казан ханлыгы йогынтысында булган, 1550–1580 елларда Казан өязенә кергән.
Бу территориягә Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күчеп утырулар аеруча көчле булган. Казан каласын Иван Грозный алганнан соң, төрле эзәрлекләүләргә түзә алмаган татарлар Урал һәм Урал артындагы буш җирләргә киткәннәр. Бу халыкларның күпчелеген Казан татарлары тәшкил иткән. Аларның бу җирләргә күпләп күчеп утырулары татарларны көчләп чукындыру сәясәте көчәя төшкән саен арта барган.
XVI гасыр урталарыннан татарлар Уфа өязендә хезмәт итү өчен күчереп китерелгәннәр. Аларга Рус дәүләтенә кушылган башкорт җирләрендә тәртип саклау бурычы йөкләнгән. XVII–XVIII гасырларда татарлар бу җирлеккә үзирекле рәвештә яки хөкүмәт рөхсәте белән дә күчеп төпләнгәннәр.
Архив материалларында һәм тарихи әдәбиятта XVI–XIX гасырларда бу территориядә яшәгән татарларның бер өлеше «ясаклы татарлар», «йомышлы татарлар», «Казан татарлары», «казанлылар», «Уфа татарлары», «мишәрәкләр», «мещаннар», «типтәрләр», «бобыльләр», «башкортлар», «яңа башкортлар» дигән исемнәр белән аталып йөртеләләр.
Йомышлы татарлар «мишәр», «мишәрәк» атамалары белән дә йөртелгәннәр, урысча — «служилые татары», «служилые мещеряки». Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, аларны бу төбәккә күчерә башлау, рус дәүләтенең чикләрен күрше күчмә халыкларның һөҗүменнән саклау өчен, хөкүмәт тарафыннан ныгытмалы саклану сызыклары, яңа крепостьләр төзү белән бәйле. Рус дәүләтенең чикләре киңәя барган саен, әлеге саклану сызыкларының урыннары да күчә барган. 1570 еллардан Уфа, Минзәлә, Бөре, Самара шәһәрләре төзелә башлый. Рус хөкүмәте бу шәһәрләргә һәм шәһәр тирәләренә, руслардан тыш, йомышлы татарларны урнаштыра. Аларның бер өлешенә шушы крепостьлар тирәсендәге буш җирләр бүлеп бирелә.
1570 елдан соң Уфа өязенә хезмәт итү өчен күчереп китерелгән йомышлы мишәрләр Уфа тирәсендә хәзерге Чишмә, Кушнаренко һәм башка районнарны үз эченә алган җирләрдә, Оса даругасында Байкыбаш (хәзер Караидел районы) һәм аның белән чиктәш районнарда төпләнәләр. XVIII гасырда алар арасында да башкорт, типтәр дигән катламнар барлыкка килә. XVII гасыр азагында, XVIII гасырда алар көнчыгышка, көньякка Стәрлетамак өязенә күчеп, яңа җирләр алып урнашалар. Йомышлы татарларның бер өлеше Урта Уралга һәм Урал артына да күчерелгәннәр һәм алар красноуфим, эчкен, учалы, сафакүл сөйләшләре формалашуда зур роль уйнаганнар. Бакалы крепостена караган йомышлы керәшеннәр 1842 елда Көньяк Урал аръягындагы хәрби сызыкларга күчерелгәннәр, нәтиҗәдә нагайбәк керәшеннәре сөйләше формалашкан.
XVIII гасырның урталарыннан хөкүмәт рөхсәте белән яки ирекле рәвештә Казан татарлары килеп, яңа авылларга нигез салалар. Бу исә татар теленең ролен арттыра, татар халкының һәм аның мәдәниятен борынгы генетик уртаклыгын-якынлыгын, Идел буе татарлары белән борынгы уртак тамырын тагын да тирәнәйтә, ныгыта барган. Инде XVI гасыр азагыннан ук күпмилләтле булган Уфа өязендә дә татар теле аралашу теле булуын дәвам итә. Яңа күчеп килүчеләр белән җир биләүче вотчинниклар арасындагы килешүләр, төрле табигый байлыклардан файдалану турындагы шартнамәләр татар телендә төзелә.
«Башкорт» сүзе җирбиләүчеләр катламын да белдергән
ХХ гасыр башына хәтле «башкорт» сүзе башкорт халкын гына түгел, Уфа өязендәге өстенлекле җирбиләүчеләр катламын да белдергән; ягъни ике мәгънәдә кулланылган: 1) халык, этнос мәгънәсендә; 2) социаль төркем, сословие (вотчина хуҗалары) мәгънәсендә. Р.Кузеев, У.Рәхмәтуллин һәм башка галимнәр раславынча, «башкорт» булып аталуга күчерелү крестьяннарга бик күп мәшәкатьле вазифа, бурычлардан котылу, биләмә хокукы (вотчинное право) алу юлы булып та торган. Шулай ук, кантоннар бетерелгәч, башкорт гаскәре составында хәрби хезмәттә булган татарларга (типтәрләр, мишәрләр), хөкүмәт тарафыннан кайбер өстенлекләр бирелеп, рәсми рәвештә «башкорт» исеменә күчерелә. Бу терминның социаль төркемне белдерелүе дәүләт кануннары белән рәсмиләштерелә. Башкортстанның көнбатыш районнарында башкорт исеме астында йөртелгән татарлар чыгышлары белән нигездә шушы төркемгә барып тоташалар. Бу турыда XVIII гасырга караган язма документларны һәм дәүләт эшлеклеләренең һәртөрле язмаларын, шулай ук галимнәрнең (Р.Кузеев, Д. Исхаков, Ф.Фәсиев, Д. Рамазанова, Р.Сибагатов һ.б.) хезмәтләрен карарга мөмкин.
Башкортстанда таралган татар сөйләшләре белән галимнәр күптән кызыксына
Башкортстанда таралган татар сөйләшләре галимнәрне бик күптәннән кызыксындырган, аларны фәнни яктан өйрәнү XIX гасырда ук башлана. Беренчеләрдән булып бу эшне рус галиме А. Г. Бессонов башлап җибәрә. Ул хәзерге көнбатыш Башкортстан төбәгендә таралган татар, керәшен, мишәр, башкорт, типтәр дигән төркемнәрнең сөйләшләре Казан шивәсенә бик якын булуын язып калдырган, тел фактлары белән исбатлаган. ХХ гасырның беренче яртысында Н.Катанов, Г.Әхмәров, Е.Малов, Җ.Вәлиди, Л.Җәләй һәм башкалар да шундый ук фикерне язып чыкканнар. Татар диалектологлары Җ.Алмаз, Ә.Әфләтунов, Л.Мәхмутова, Ф.Йосыпов, Д. Рамазанова, Ф.Баязитова, Т.Хәйретдинова бихисап экспедицияләр уздырып, үзебезнең чын татарларыбыз икәнен язып, фәнни нигезләп аңлатып чыктылар.
Татар галимнәре Башкортстан һәм Урал төбәкләрендә яшәүче татарларның сөйләшләрен фәнни тикшерүгә узган гасырның илленче еллар урталарында керешәләр. Мәсәлән, 1954–1957 елларда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарындагы сөйләшләр диалектолог Л.Т.Мәхмүтова тарафыннан өйрәнелә башлый. Ул күп кенә авылларда булып, әлеге төбәктә берничә сөйләш таралганлыгын ачыклый: урта диалектның Минзәлә, Аскын төбәге сөйләшләре (соңрак бу төбәкнең златоуст сөйләшенә караганлыгы мәгълүм була), көнбатыш (мишәр) диалектының байкыбаш сөйләшләре. Автор тел материалларын тикшергәндә, тарих, этнография һәм башка өлкәләр буенча да бай мәгълүматларны күздә тотып эш итә. «Типтәр», «башкорт» сүзләренең билгеле тарихи чорда, этноним гына түгел, сословиене дә белдерүче терминнар буларак та кулланылуын ышанычлы дәлилләр белән раслый.
1950 еллар ахырыннан башлап татар сөйләшләре планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнелә башлый. Идел-Урал регионындагы татар сөйләшләренең Диалектологик атласын булдыру максатыннан, татарлар яши торган барлык төбәкләргә диалектологик экспедицияләр оештырырга, сетка буенча билгеләнгән меңләп авылның сөйләшен әзерлекле белгечләр тарафыннан тикшереп чыгарга кирәк була.
Төрле төбәкләрне, шул исәптән Башкортстан территориясендәге сөйләшләрне лингвистик география методы буенча махсус сораулык нигезендә башкаралар. Сораулыкта бу төбәкләрдәге татар авылларының тарихын ачыклауга да зур әһәмият бирелә. Диалектологлар Д.Рамазанова, Ф.Йосыпов, Ф.С.Баязитова, Х.Хәйретдинова З.Садыйкова җитәкчелегендә оештырылган фәнни экспедицияләрдә Башкортстан, шулай ук Чиләбе, Оренбург, Пермь өлкәләрендә яшәүче татарларның сөйләшләре, татар авылларының тарихы, халык авыз иҗаты буенча искиткеч бай фактик материал туплана. Татар-типтәр авыллары 10-12 км аралык белән лингвистик карталарга төшерелеп, алар арасындагы фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләр шартлы билгеләр белән күрсәтелә. Моннан тыш Уфа, Оренбург, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре архивларында сакланган документлар һәм тарих, тел материалларыннан комплекслы файдаланып, бу төбәктә таралган һәр сөйләшнең, хәтта һәр авылның кайчан һәм ни рәвешле барлыкка килү тарихы ачыклана.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Диалектологик сүзлек»ләр (1968, 1993, 2009), «Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләре Атласы» (1989), «Татар халык сөйләшләре Атласы» (2015), «Татар халык сөйләшләре» (2008), сөйләшләргә багышланган монографияләр һәм күп санлы фәнни мәкаләләр басылып чыга, кандидатлык диссертацияләре яклана.
Башкортстан, гомумән, Урал төбәге татарлары һәм аларның тарихы, тел үзенчәлекләре, шивәләр турында тулырак мәгълүматны А. Г. Бессонов, Н. Ф. Катанов, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хайрутдинова, Ф. С. Баязитова, Ф. Ю. Юсупов, И. С. Насипов, Ф. М. Хисамова, З. Р. Садыйкова, Р. Г. Кузеев, Р.Г.Сибәгатов, М.И. Әхмәтҗанов, М. Р. Булатова һ.б. хезмәтләреннән карап була.
Башкортстанда таралган татар сөйләшләре
Башкортстан республикасында татар теленең ике диалект вәкилләре яши: 1) урта (казан-татар) диалектның бөре, златоуст, кормантау, тепекәй, турбаслы, учалы сөйләшләре; Минзәлә сөйләшенең Бәләбәй, урта, Яңавыл урынчылыклары; Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең Бакалы урынчылыгы; 2) көнбатыш (мишәр-татар) диалектының Стәрлетамак, Байкыбаш сөйләшләре. Сөйләшләрнең хәзерге системасы барлыкка килүдә XVI–XX гасырлар дәвамында булган тарихи вакыйгалар хәлиткеч роль уйнаган. Бу татар сөйләшләре башка регионда таралган татар сөйләшләре белән тыгыз лингвистик, этнографик, этник бәйләнештә тора.
Татар диалектлар системасынңа иң зурлардан саналган Минзәлә сөйләше Башкортстанның бөтен көнбатыш районнарын колачлый. Бөре, Байкыбаш сөйләшләре — республиканың төньяк-көнбатыш, Златоуст сөйләше — төньяк-көнчыгыш, керәшен татарлары сөйләше — (нигездә Бакалы районы), Стәрлетамак сөйләше — көньяк-көнбатыш, Учалы сөйләше — көнчыгыш (Учалы районы), Турбаслы, Кормантау, Тепекәй сөйләшләре — көньяк (үзәк) районнарында таралган.
Башкортстанда таралган татар сөйләшләренең сузык һәм тартык авазлар системасы, аларның кулланылышындагы үзенчәлекләр, грамматик категорияләрне ясау, гомуми сүзлек фонды, лексик-семантик системасы татар әдәби теле белән зур уртаклык күрсәтә. Бу уртаклык тарихи фактлар, архив чыганаклары, материаль һәм рухи мәдәният үзенчәлекләре белән дә раслана.
Бу ареал сөйләшләрендә фонетик, грамматик яктан, һәр төбәккә хас булганча, урнашу территориясенә карап төрле үзенчәлекләр дә күзәтелә. Бу үзенчәлекләрнең берсе булып иске татар язма әдәби тел нормаларына туры килгән күренешләрнең сакланып калуы тора. Мәсәлән, сөйләшләрдә фигыль һәм кайбер алмашлык кушымчаларында әдәби -ый/-и (й) урынына –ай/-әй дифтонгын куллану күзәтелә (қарай — әд. карый, эшләйем — әд. эшлим, күрсәтәйем әле — әд. күрсәтим әле; ниндәй — әд. нинди, андай — әд. андый). Бу күренеш билгеле бер төркем сүзләрдә дә күзәтелә (бәбәй — әд. бәби, песәй — песи һ.б.). Билгеле булганча, мондый үзенчәлек татар теленең урта, көнчыгыш (себер татарлары) диалектларында киң таралган (мәсәлән, Әстерхан, Себер, Киров, Курган, Удмуртия, Рязань һ.б. өлкә татарларында). Татар диалектологиясендә ул хаклы рәвештә татар, башкорт телләре өчен уртак булган тарихи күренеш дип санала. Татар теле урта диалектының бер күрсәткече булып торган бу -ай/-әй, -аем (-айым) формасы татар язма әдәби телендә XIX гасыр ахырна кадәр кулланылган, хәзерге көндә татар халык җырларында да еш очрый.
Мисалга тагын, [җ] авазы урынына [й] авазын куллану (йылы — әд. җылы, мөрйә — әд. морҗа, йырлау — әд. җырлау). Бу күренеш татар теле көнбатыш (мишәр) диалектының төп үзенчәлекләреннән берсе булып тора; татар теленең урта, көнчыгыш (себер татарлары) диалектларындагы башка сөйләшләр өчен дә хас. Тарихка күз салсак, й-лаштыру күренеше иске татар теленең китаби теле традициясе итеп каралган. Мәсәлән, й-лаштыру күренеше Авыргазы, Гафури районнарында туып үскән язучыларыбыз Г.Ибраһимов, М.Гафури әсәрләрендә еш очрый (йир — җир, йиденче — җиденче һ.б.). ХIХ гасырда һәм ХХ гасыр башында язылган әсәрләрдә сүз башы позициясендә җ-лаштыру һәм й-лаштыру параллель кулланылган. Бу факт әлеге күренешнең ул чорда нормалашып өлгермәгәнлеген раслый.
Нәтиҗә
Башкортстан татарларының төрле төркемнәре, теле турында, гомумиләштереп, шуны әйтергә кирәк: алар үзләренең оешу тарихы, формалашу шартлары ягыннан аерылып торсалар да, ахыр чиктә, татар милләтенең гомуми үсеш юлыннан читләшмәгәннәр. Үзләренең теле, милли үзаңы белән Идел-Урал татарларының үзенчәлекле, зур һәм куәтле бер тармагын хасил иткәннәр. ХХ гасыр башына кадәр бу татарлар төрле исемнәр белән аталып йөртелгән булсалар да («йомышлы татарлар», «татарлар», «дәүләт крестьяннары», «типтәрләр», «бобыльләр», «башкортлар», «мещаннар», «ясачныйлар (ясаклылар)»), алар рухи мәдәниятләре, тормыш-көнкүреш итүләре ягыннан бер-берсеннән аерылмыйлар, бер төсле үк сөйләшәләр — татарча, бер үк милләт — татарлар.