Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңне кояшта кыздырма яки Тире рагы кемгә яный?

Табиб-онколог кояшта дөрес кызыну, тире яман шешеннән саклану һәм меланоманың беренче чиратта кемгә янавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Миңне кояшта кыздырма яки Тире рагы кемгә яный?

Тире яман шешенең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен бүген бар кеше дә аңлап бетерми. Кагыйдә буларак, онкологиянең бу төрен башлангыч стадиядә ачыкларга һәм бернинди авырлыкларсыз дәваларга була.

Табиблар белдерүенчә, бу төр рак нәселдәнлек авыруы түгел, ә күп очракта үзе үсеп таралган чир. Ләкин еш кын әллә белемсезлек аркасында, әллә ваемсызлык белән кеше иң гади кагыйдәләрне дә үтәми һәм куркыныч диагноз белән хастаханәгә эләгә.

1 миф: Теләсә нинди миң иртәме-соңмы ракка әверелә

Онкологлар сүзләренчә, тире яман шеше шактый агрессив авыру, бу бигрәк тә меланомага кагыла.

“Меланома – яман шешкә әверелгән миң дигән сүз – ялган. Күп санлы тикшерүләр уздырылган, аларда тире меланомасы үзгәрмәгән тире фонында барлыкка килә диелә. Үз вакытында диагностика узу мөһим. Белгеч-онкологка тиредәге үзгәрешнең яман шешме икәнен белү өчен аңа күз төшерү дә җитә”, - дип белдерде Республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге онколог-табибы, саркома төркеме җитәкчесе Илдар Сафин.

2016 ел ахырына Татарстанда тире яман шеше белән 13 507 кеше исәптә торган, аларның 1635 – меланома белән авыручылар. 2017 ел өчен мәгълүматлар әле сынала гына.

“Тире меланомасы белән авыруның иң югары чиге, гомернең дүртенче һәм бишенче декадасына туры килә. Гадәттә, бу үзеннән-үзе барлыкка килгән чир, ә нәселдәнлек түгел. Ләкин әгәр дә кешенең якын туганнары меланома белән авырган икән, әлбәттә, ул шушы куркыныч янаучы төркемгә керә”, - дип билгеләп үтте РКОД белгече.

Табиблар сүзләренчә, куркыныч янаган төркемгә аксыл тән тиреле кешеләр, кояш астында иркәләнергә һәм солярийда кызынырга яратучылар керә.

“Әгәр кешедә 30 һәм аннан да күбрәк пигмент невуслар (миң – родимое пятно – ТИ искәрмәсе) бар икән – ул куркыныч янаучы төркемгә керә”, - дип өстәде Илдар Сафин.

2 миф: Солярийда кызыну зарарсыз

Үзеңне бу мәкерле чирдән саклау бик гади, диләр белгечләр. Бары тик кояшның актив вакытында – 11 дән 16 сәгатьләр аралыгында кызынмаска кирәк. Кояштан саклый торган кремнар кулланырга кирәк һәм пляжда туры кояш нурлары астында ятарга ярамый – зонт, элмәләр күләгәсендә яшеренергә кирәк. Шулай ук солярийлардан бөтенләйгә баш тарту да мөһим.

“Ультрофиолет лампасының зыянлы тәэсире, солярий хуҗаларының бу лампалар эшчәнлегенең вакыт регламентларын исәпкә алмаудан килеп чыга. Ягъни, алар кояшта кызыну эффектын булдыралар, ләкин зыянлы тәэсире күпмедер вакыттан соң беленә. Шулай ук кешеләрдә каршы күрсәтмәләр дә булырга мөмкин. Шуңа күрә мин, онколог буларак, әлеге технология кулланыла торган үзәкләрнең эшчәнлеген чикләү яклы”, - дип кискен җавап бирде табиб.

Кешедә меланома барлыкка килүне тире үзе сиздерә. Тиредә җәрәхәтләр, табигый булмаган пигментация барлыкка килә, миңнәр үзгәрә.

“Әгәр кеше тәнендәге пигмент тапларның һәм миңнәрнең визуаль сыйфатлары үзгәрүен күргән икән – бу зарарлы процесс баруның беренче билгеләре. Кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Кеше даими рәвештә тикшеренеп торырга тиеш”, - дип сөйләде Илдар Сафин.

3 миф: Миңне яраласаң, тире яман шеше башлана

Киң таралган фикергә карамастан, миңнәрне яралау һәрвакытта да тире рагы китереп чыгармый. Әлбәттә, яраланган тире капламы чир барлыкка килү куркынычы тудыра, ләкин 100 процент очракта да түгел.

“Әгәр миң даими яралана торган урында урнашкан икән, бу белгечкә мөрәҗәгать итү өчен бер сәбәп, миңне бетерергәме, юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Тиредә папилломнар да була – бу вируслы авыру. Әгәр бу папилломнар бар һәм алар яраланган икән бернинди дә куркыныч юк. Әлеге папилломнарны табибта алдырырга кирәк. Тиренең пигмент таплар булган өлешендә нинди генә яра булса да моны табиб карарга тиеш”, - дип җиткерде белгеч.

Илдар Сафин сүзләренчә хәзерге вакытта Татарстанда тире яман шеше яхшы дәвалана, иң мөһиме – тиредәге үзгәрешләрне вакытына ачыклау.

“Онкодиспансер диагностиканың, дәвалауның һәм әлеге төркемгә керүче авыруларны реабилитацияләүнең барлык мөмкинлекләренә дә ия”, - дип билгеләп үтте табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100