Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Миңа сюрприз ясарга теләгәннәр иде, нәтиҗәдә бөтен Чувашиягә сюрприз ясадылар”. Римма Никитина фаҗигале вафат булган дусларын искә төшерә

2018 елның 16 апреле җырчы Римма Никитинага зур кайгы-хәсрәт алып килә. Римма бер көндә ике иң якын кешесен – апалы-сеңелле мөнәсәбәттә булган иптәш кызларын югалта. Бер елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Римма әле дә дус кызларының үлемендә үзен гаепли. Җырчы иптәш кызларының әти-әниләре белән якын аралаша, балаларына көченнән килгәнчә ярдәм итә. “Интертат” Римма Никитина һәм бер ел элек юл фаҗигасендә вафат булган кызларның әниләре белән аралашты.

news_top_970_100
“Миңа сюрприз ясарга теләгәннәр иде, нәтиҗәдә бөтен Чувашиягә сюрприз ясадылар”. Римма Никитина фаҗигале вафат булган дусларын искә төшерә
Тормыш кырыс. Ул кешеләрне үзенчә сыный. Планнар, хыяллар, ниятләр бер мизгелдә җимерелә дә төшә. Кемдер шул вакытта сына, кемдер, барлык рухи көчен җыеп, якыннары ярдәмен тоеп, аларның җылы сүзләре белән ныгып, алга ятлый. Юкка гына язмыштан узмыш юк димәгәннәр. Тормышның үз кануннары. 

Аларның да яшисе килгәндер! Язның беренче җылы кояшы чыккан вакытта, табигать гүзәлләнеп кешеләрнең күңелләрен тирбәткәндә, чәчәк атып, кечтеки балаларының бәхетләрен күреп яшәгән чакта бер мизгелдә китеп бардылар бит алар! Шулай язылгандыр дибез... Якын кешеңнең үлеме белән шулай гына ризалашып, килешеп буламыни соң ул? Әлбәттә юк! Ышанасы килми. 

Кызларның вафат булуларына – 1 елдан артык. Римма иптәш кызларының мәңгелеккә китүләре белән әле дә ризалаша алмый. Ул кайгылы хәбәр алып килгән көнне әле дә авырдан искә төшерә.

“Алар миңа сюрприз ясарга теләгән булганнар, нәтиҗәдә бөтен Чувашиягә сюрприз ясадылар”

2018 елның 16 апрелендә Римма Чүпрәледә концерт куя. Гадәттә әйтеп, сөйләшеп күрешергә ияләшкән кызлар бу юлы киләселәрен әйтми. Римма дус кызлары Энҗе Сәлахова белән Наилә Ишморатованың үзе янына - Чүпрәлегә юл тотканнарын белми.



- Энҗе белән Наилә шул тирәдә йөргәндә я минем концертка киләсе булганда гел алдан әйтеп куялар иде. Алар минем өчен Казанга хәтле дә таксилар алып киләләр иде. Мин аларга азапланып йөрмәгез дип әйтә идем инде. Мөһим чараларда, төрле презентацияләрдә алар гел минем белән иде. Аларга таяндым мин гел.

16 апрель көнне алар миңа сюрприз ясарга теләгәннәр, шуңа күрә киләселәрен әйтмәгәннәр. Яныма чәчәкләр күтәреп килергә уйлаган булганнар. Ашкынып килгәннәр инде... Минем яңа килеп җитәргә 10 километр кала вафат булдылар бит алар. Ә мин аларның киләсен белмәдем дә! Алар миңа сюрприз ясарга теләгән булганнар, нәтиҗәдә бөтен Чувашиягә сюрприз ясадылар...

Без 18 апрель көнне Буада очрашырга тиеш идек. Уналтысы көнне минем концерт концерт булмады инде ул.

Кызлар вафат булганнан соң мин Чүпрәлегә бара алмыйм. Мине чакыралар, ә минем күңелем ятмый ул якка, бернишләтә алмыйм. Сабан туена чакырабыз диләр, белмим. Әйтә алмыйм.

Ул Чүпрәле концертын Энҗе октябрьдә үк оештырган иде инде, ахырдан ул апрель аена күчерелде. Нәрсәдер булды анда. Ахыр чиктә апрель аена куеп караган идек, менә ничек килеп чыкты...

  • Энҗе 23 яшендә, Наилә 27 яшендә китеп бара. “Мартның унтугызында Энҗегә 23 яшь тутырган идек”, дип искә ала Римма. Энҗенең Эльза исемле кызы һәм Адель исемле улы әнисез кала. Эльзага 6 яшь, 1 августта 7 яшь тулачак, ул мәктәпкә барырга әзерләнә. “Адель улыма 5 яшь тула”, - ди Римма. Наиләнең кызы Замирә беренче классны бетерә, аңа тиздән 8 яшь тула, улы Рәсүлгә 4 яшь, тиздән 5 яшь тула. Энҗенең балалары әби-бабалары Рәфыйк абый һәм Гөлфисә апа белән тора. Наиләнекеләр әтиләре һәм әтиләре ягыннан әби-бабалары белән.
“Ул бала мине күргәч елады!”

Наиләнекеләр – Чабаксарда, Энҗенекеләр – Шыгырданда яши, шул сәбәпле Римма Энҗенең балалары белән ешрак күрешә. “Кайчан, ничек дуслашып киттегез соң?” дигән сорауга Римма Энҗенең кызы Эльзаның туган көнен искә төшерде.



- Без Чүпрәле районы Бизнә авылы Сабан туенда таныштык. Энҗене яныма аның белән бергә укыган, бергә үскән дус кызы Ландыш алып килде. Ландыш белән без таныш идек инде, ул минем концертларга йөрде. Шул көнне мин Ландышларга кайтып төн кундым. Энҗенең кызы Эльзаның икенче көнне туган көне иде. Эльза инде күптәннән минем фанатка. “Кызым үлә инде синең өчен. Синең белән шундый танышасым килгән иде, кызым мине дә синең җырларыңа “утыртты”. Аның 5 яшьлек туган көне, тортлар-ниләр алган идем, зинһар котлап чык әле, күңеле булыр иде”, - диде. 

Мин Шыгырданга кайтып төн кундым һәм икенче көнне иртән Эльзаны туган көне белән котлап чыктым. Беләсезме, ул бала мине күргәч елады! Аңа ул вакытта 4 яшь иде, 5 яшь тулмаган иде әле. Ул минем бөтен җырны диярлек яттан белә иде. Эльза миңа үз кызым кебек якын булды. Шуннан соң без Энҗе белән аерылышмадык та инде.

“Балаларның әтиләре адекват түгел...” яки судта җиңеп алган балалар

Наилә белән Энҗенең балалары гел бергә булган, тату үскән. “Наиләнекеләр Чабаксарда тора. Әбиләренә атна саен диярлек кайталар, кайткан саен күрешәләр инде. Наиләнең әти-әнисе Илгиз абый һәм Сания апай белән аралашып торабыз”, - ди Римма.

Кызларның үлеменнән соң әти-әниләренә һәм бигрәк тә балаларына тагын бер сәбәп буенча кыенлык кичерергә туры килә. Наилә дә, Энҗе дә ирләре - балаларының әтиләре белән аерылышкан булган. Энҗенең ире исә, Римма әйтүенчә, проблемалырак икән...

- Наиләнең ире адекват кеше. Ул балаларны алып китте. Алар әби-бабалары белән бергә тора. Без сөйләшеп, аралашып торабыз. Энҗенекеләрне әби-бабай үстерә. Әтиләре аларның, дөресен генә әйткәндә, бер исерекбаш инде. Җитмәсә, бераз адекват та түгел. Ул судлашып, балаларны үзенә алырга теләде. Белешмәләр ясатып йөрдек һәм, Аллага шөкер, 9 апрель көнне судта җиңдек. Мин чын күңелдән балаларның әби-бабалары белән калуын теләдем. Энҗе гаиләдә бер генә бала иде, оныкларын да алып китсәләр, әниләре акылдан язар иде...

“Энҗе миңа кызым дип эндәшә иде”

Наилә белән Энҗе бер ел эчендә Римманың тормышын өстен аска әйләндергәннәр. Римма аларга иксез-чиксез рәхмәтле! Римма бүгенге көндә дус кызларының балалары өчен тырышып эшли, яши. Аларны үзенеке кебек күрә. “Алар миңа ышана, бер генә начарлык та тидерәсем килми аларга”, - ди Римма. 

-Бер ел эчендә алар минем бөтен тормышымны үзгәртте. Чувашия, Ульяновски якларында нәкъ менә алар мине танытты. Энҗе эшләгән изгелекләр әйтеп бетергесез. Минем бөтен заказларымны ул кабул итте. Менә бит ничек килеп чыкты. Август аенда таныштык, апрельдә инде алар китеп тә бардылар. Энҗе миңа кызым дип эндәшә иде. Ул гаиләдә бер генә бала үскән, гомере буе апа я сеңел турында хыялланган. Әнисе: “Энҗе синең белән танышканнан соң, бер ай дус булганнан соң, ниһаять, мин үземнең апамны таптым, дип кайтып әйтте”, - диде. Без бит көн саен сөйләшеп тора идек...

“Мин Римма апа кебек булам”

Күптән түгел кайтканда да Энҗенең әнисе Гөлфисә апа “Балакаем, Эльза көне-төне сине инстаграмнан карый”, - ди. Иртән торгач та, “Римма апам, Римма апам” дип кенә тора икән. Бер сүз әйтеп булмый ди. Балаларның психикаларына мин зыян китермәскә тырышам. Эльза “Мин Римма апа кебек булам” дип кенә тора, ул табиб булырга җыена. Җырлый ул. “Мин җырлый торган табиб булам”, - ди инде ул.

 
Энҗенең балалары Эльза һәм Адель

“Балаларны жәлләүдән мәгънә юк”

Бу минем өлешемә тигәндер, шулай булырга язгандыр инде. Мин бөтен тырышлыгымны шушы балаларга юнәлтәм хәзер. Миңа әни дә “Кызым, кайтып та кермисең инде шуннан”, ди. Алар миңа чыннан да бик якын. Пиар өчен түгел бу. Бер ел буе кайттым мин анда, социаль челтәрләргә бернәрсә дә куймадым. Кеше “Пиар өчен куя ул аны” дип сөйли. Юк! Алар минем күңелдә. Шуңа гына. Мин социаль челтәрләргә хәзер генә куя башладым. 

Концертларда да мин җырымны шушы хәлләрне сөйләп башкарам. Инде берничә тапкыр кешеләрнең акча китереп биргән очраклары да булды. Мин ул акчаларны аларга я алып кайтып бирәм, я банк карталарына салам. Балаларга ниндидер ярдәм булсын дип тырышам. Октябрьдә Шыгырданда хәйрия концерты ясаган идем. Аллага шөкер, халык килде, акчаны балаларга бүлеп бирдем. Балаларның мәктәпкә керәселәре бар. Аларны бит кеше итәргә кирәк. Ул бит алар янына кайттым да, “И-ий, сабыйларым” дип жәлләп киттем түгел. Аларны жәлләүдән мәгънә юк. Матди ярдәм күрсәтергә кирәк аларга.

“Шушы кыз булмаган булса, бәлки алар исән дә булырлар иде”

Римма, әтисен күмгәннән соң 7 ел җеназаларга бармаган. “Туганнарымның туганнары булса да, күмәргә бармый идем, чөнки йөрәгем зәгыйфь”, - ди Римма. Әтисе үлгәч, җырчыны сигез тапкыр һушка китергәннәр.

-Концерттан соң икенче көнне кызларны күмәргә кайттым. Кеше күп җыелган иде, минем хәл хәл түгел иде. Бер генә әйбер исемдә, артымда басып торган бер кеше “Шушы кыз булмаган булса, бәлки алар исән дә булырлар иде”, - дип пышылдады. Шул җитә калды миңа, мин аудым, башка берни дә хәтерләмим.

“Син җырлап йөрисең, синең дус кызларың синең аркада үлде, дип гаепләделәр”

- Кызларны җирләдек. Мин бер атналык төшенкелеккә бирелдем, бөтен концертларымнан баш тарттым. Бераздан бер бабайга барып өшкерендем, ул миңа “Римма, син гаепле түгел, шулай язылган булган, үзеңне гаепләп яшәмә”, диде. Мин аның шулай икәнен бер ел беләм инде! Әмма барыбер үземне гаепле итеп хис итәм. 

Узган ел, кызлар әле вафат булган гына чакта, мине бик каты гаепләгәннәр иде, бөтен Чувашия гөрләде ул вакытта. Халык бит ул әшәке. “Син җырлап йөрисең, синең дус кызларың синең аркада үлде” дип язып тутырганнар иде инде, - дип уртаклашты авыр хатирәләре белән Римма. 

“Балалар әниләренең мәңгелеккә киткәнен аңлады”

“Интертат” кызларның әниләре белән дә аралашты. Авыр булды. Әйтергә сүз дә тапмыйсың кебек, ни дип сорарга да белмисең кебек! Алардан да әйбәтрәк, дөресрәк җавап бирүче кеше булмас иде! 

Наиләнең әнисе Сания апа зарланмый. Беркемне дә гаепләми. Ходай тарафыннан килгән сынауны үткәреп җибәрергә кирәк дип саный ул.


Наиләнең әтисе Илгиз абый һәм әнисе Сания апа

-Әлһәмдүлилләһ, алай начар яшибез дип әйтә алмыйм. Балалар әтиләре белән Чабаксар шәһәрендә яши. Әби-бабай белән бергә торалар. Һәрвакыт безгә кайталар. Без бик әйбәт мөнәсәбәттә яшибез! Бернәрсәгә дә зарлана да алмыйбыз. Балалар яныбызга гел кайтып йөриләр. Билгеле, әниләрен бик сагыналар, ләкин инде хәзер әниләренең мәңгелеккә киткәнен аңладылар. 

Бернәрсә дә эшләп булмый хәзер. Яшибез шулай. Без ике әби-бабай бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез, бер-беребезгә булышабыз. Шуңа зарланырлык, кешедән сорарлык бер әйберебез дә юк, Әлһәмдүлилләһ. Әлегә әле без дә эшлибез. Сәламәтлегебез бар. Мөмкинлегебез бар, Аллаһка мең шөкер.

Наиләнең балалары Замирә һәм Расул

Наиләнең әниләре Римма белән аралашып, күрешеп тора. “Алар безгә һаман кайтып торалар. Яхшы безнең мөнәсәбәтләребез. Анда беркем дә гаепле түгел. Инде ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән сынау. Без инде аны сабырлык, түземлек һәм җиңеллек белән үткәрергә тиеш. Шулай дип саныйбыз”, - диде Сания апа.

“Зиратка коткаручыларны алып барсак, әни кайтмасмы икән?”

Энҗенең әнисе Гөлфисә апа белән балаларның бүгенге хәле турында сөйләштек.

-Балалар безнең белән яши. Аталары бер ел буе пенсияне алып торды. Суд балалар безнең белән кала дигән карар чыгарды. Аталарын ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп бетермәделәр әле. Атасы жалу бирмәсә, безне опекун итә торганнардыр инде. Судны без җиңдек, әмма акча турында сүз кузгатучы булмады. Бер ел буе беркем бернәрсә дә түләмәде бит инде. Бөтенесен үзебез өстерәп бардык.

 
Энҗенең әтисе Рафик абый һәм әнисе Гөлфисә апа      

Балалары әниләрен бик юксына икән. Әниләре кайтып керер кебек тоела аларга!..

-Балалар әниләрен гел дә сорый. “Әни булганда, әни шуны биргәндә, монда барганда, тегендә барганда, әнинең дусты Наилә белән кафега барганда”, дип, гел әниләрен сөйлиләр. “Зиратка коткаручыларны алып барсак, әни кайтмасмы икән?” диләр. “Әни биргән иде, сакларга кирәк, бу киемне әни алып биргән иде, сакларга кирәк”, дип әниләре алып биргәнне саклап кына торалар инде хәзер. Ул киемнән алар үстеләр дә инде хәзер. Алай да саклап кына тоталар, беркемгә дә бирмиләр.

Римма Энҗенең җидесенә дә, кырыгына да, елына да кайткан. “Римма зиратка да бара, болай гына да кайта. Бер ел үткән булса да, Энҗемнең туган көненә кайтты менә. Догалар укыта. Бик булышалар алар безгә. Рәхмәтләр яусын! Балаларны беркайчан да онытмый. Римма әйбәт кеше ул. Аллаһы Тәгалә саулыгын, гомерен бирсен, моң чишмәсе сарыкмасын, исән-сау эшләсен”, - диде Гөлфисә апа.

Әйтелми калган сүзләр

Хәтерләсәгез, Римма Энҗе белән Ландыш исемле кыз таныштырды дип әйткән иде. Ландыш Пазюкова Римманың Наилә белән дә ничек танышканын әйтә алды. “Наилә – визажист иде. Римманы Наилә белән кайсыдыр концерт алдыннан Энҗе таныштырган иде. Римма күбрәк Энҗе белән аралаша иде инде”, - диде ул. Энҗе Ландышның да бик якын дусты булган. Бу хакта Римма да әйтеп үткән иде. “Энҗе – минем 11 ел буе бер партада утырып үскән дус кызым. Без бер сүздә идек”, - диде Ландыш.

“Римма аларны “Алар үлсен” дип чакырмады”

Ландышның Риммага бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Аныңча, бүгенге көндә хәтта туганнар да андый изгелекләр эшләми. “Римма бер бәйрәмне дә, бер туган көнне дә, бернәрсәне дә калдырмый. Бернәрсәгә дә карамыйча балалар янына кайтып, аларга изгелекләр эшли”, - ди ул.

"Ландыш, Римманы былтыр бик каты гаепләгәннәр иде, сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?” дип сорадым. Ландыш исә: “Мин Римманы беләм. Энҗедән дә, Наиләдән дә күбрәк беләм мин аны. Римманың гаебе юк. Римма аларны концертка “Алар үлсен” дип чакырмады. Астыртын эшләнгән бернәрсә дә юк монда. Римманың бернинди гаебе юк”, - диде. 

“Мин барган булсам исән калган булырлар иде”

Ландыш якын дусты Энҗе белән бәйле бер вакыйганы да сөйләде. Баксаң, кызлар нәкъ менә шул ике гомерне озгән көнгә бер ай кала бик каты ачуланышкан булганнар икән.

-Кызларның үлеме алдыннан бер ай элек Энҗе белән бик каты ачуланыштык. Шул концерт көнне Энҗе миңа “Әйдә, безнең белән барасыңмы?” - дип язды. Мин авылга кайткан көн иде ул. Мин дә горур кеше буларак, ачуланышкан да булгач, “Юк, эшем бар, бармыйм беркая да”, - дип әйтеп җибәрдем. Бүгенге көндә үкенәм дип тә, үкенмим дип тә әйтә алмыйм. Бәлки, мин барган булсам, исән калган булырлар иде.

“Беркайчан да ирем эчә, тормышым начар дип зарланмады”

Ландышның Энҗе турында әйтәсе сүзләре бихисап. Укыгыз әле, 23 яшендә китеп барган кояш сыман чибәр кызның язмышы китап язарлык булган икән бит!..

-Безнең авыл бик зур. Безнең авылда Энҗе кебек кешеләр бик сирәк. Бүгенге көндә аның турында беркем дә начар сөйләми. Ул искиткеч кеше иде. Һәр әти-әнигә үз баласы якындыр. Энҗенең ире бик зур хата ясады. Аның әти-әнисе сөйләве буенча да, үзем дә беләм мин аны, Энҗе 11 класста укыганда кияүгә чыкты. Ире Энҗене 11 класста укыганда урлап китте. 

Әти-әниләре башта каршы булдылар, аннары әкрен генә яшәп киттеләр инде. Энҗе бик яхшы яшәде дип мин әйтә алмыйм. Ул иреннән чыдый алмыйча китте. Энҗенең туенда өч көн булдым мин. Ул анда биш ел яшәде. Ул беркайчан да “Минем тормышым шундый начар, ирем эчә” дип зарланмады. Ул гел елмайды. Ул беркайчан да сиздермәде!

“Ул балага карап үзәгең өзелә”

- Бүгенге көндә балалары Аллага шөкер. Минем дустым Энҗенең әти-әнисе белән торалар. Судлар бер елга сузылды. Энә өстендә утырган кебек идек без. Балалар кемгә калыр, ничек калыр дип борчылдык. Аларның башлары судтан чыкмады. Мин дә Казаннан кайткач аларга менәм, Римма да кайтырга тырыша. Бүгенге көндә балалар нәрсә тели, әби белән бабай шуны хәлләреннән килгәнчә алып бирә. Бөтен көчләрен балаларга түгәләр. Бөтен нәрсәне эшлиләр. Бүгенге көндә балаларның әтиләренең килеп, алар өчен нәрсәдер эшләгәнен күргәнем юк әле. Балалар бик актив, аеруча Эльза. Ул – талант. Ул балага карап үзәгең өзелә, - дип сөйләде Ландыш Пазюкова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100