Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа шок булды». Гүзәл Уразованың тамашачысы бүләгенең яртысын кире сорап алган

Бу Чаллыдагы концерт вакытында була.

news_top_970_100
«Миңа шок булды». Гүзәл Уразованың тамашачысы бүләгенең яртысын кире сорап алган
Салават Камалетдинов

«Миңа шок булды, — дип яза Гүзәл Уразова. — Чаллы концертында бер малай сәхнәгә ике плитка шоколад алып менде. Без шоколадларны алып, аңа плакат биргән идек. Берсе миңа, берсе сиңа дип, теге шоколад плиткәсенең берсен алып төшеп тә китте».

Укучыларның күбесе малайны хуплаган:

«Дөрес эшләгән. Алайса сезгә күп була бит».

«Братларча булган».

«Бәбкәм. Әле ничек биргәнче ашамыйча түзеп торган».

«Дөрес, бүлешергә кирәк».

«Үзегез белеп бирсәгез дә булыр иде андый чакта».

«Плакатны да берне генә биргәнсездер, шуңа шулай дигәндер».

«Берәр чиновник баласыдыр, откат схемасы буенча эшли».

«Гүзәлнең фигурасы өчен кайгырган».

«Чәчәк биргән балага Сез үзегез шоколад бүләк итегез! Плакат тотып, нәүмизләнеп сәхнәдән төшеп китәләр, үзегез уйлап карагыз, бала өчен кайсысы кызыклырак?»

«Моның бернинди көлкесе дә юк инде, бала бит ул, нигә шунда ук шок, уф».

«Нишләп көлкесе булмасын. Миңа бик кызык булды. Мондый хәл булганы юк иде. Позитивчик», — дип җавап кайтарган Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100