Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа инстачылар күз тидерде» - Вадим Захаров аягын сындырган

Җырчы, егылып, аягын имгәткән.

news_top_970_100
«Миңа инстачылар күз тидерде» - Вадим Захаров аягын сындырган
Салават Камалетдинов

Композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев инстаграмда җырчы Вадим Захаров белән видео урнаштырган. Таякка таянып янәшә баручы җырчыдан: «Аягыңа нәрсә булды, Вадим Борисович?» — дип сорый ул. 

«Беркөнне инстаграмга Раяз Фасыйхов гармунда уйнаганга биегәнемне куйган идем. Инстачылар мине: „Әйбәт биисең“, — дип мактаганнар. Шул ук көнне, егылып, аякны имгәттем. Бер табиб сынган, диде. Икенчесе тамыры тартылган, дип кайтарды. Таяк белән йөрергә куштылар. Болай бер дә кызык түгел икән», — дип аңлата Вадим Захаров. 

Җырчыга инстачылар күп төрле киңәшләр юллаганнар.

«Нишләптер безнең татар артистлары сәламәтлекләренә җиңел карый башладылар. Артык авырлык — үзе авыру чыганагы. Тиз арада спортзалга барырга, ашауны киметергә, үзегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Халык җыр тыңлау гына түгел, матурлык та карарга ярата»;

«Авырткан җирләрен тозлы су белән сыпырып, өшкерергә кирәк. Безнең бик яраткан Вадимыбыз бит ул. Терелер. Булгалый ул шулай. Авырлыгы да бар бит»;

«Вадим, күз тимәсен өчен эчке киемеңне тискәре ягы белән киеп йөр»;

«Аягы каймыккан. Яхшылап, юылмаган, яңа гына кырыккан сарык йонын җылымса суда чылатып, кер сабыны сөртеп, компресс ясарга кирәк берничә мәртәбә. Йонда ланолин бар. Шул нык ярдәм итәчәк. Шундук биеп китәчәк, Алла боерса. Өшкерү дә зыян итмәс, ябыгу да килешер, фитнеска йөреп. Терелеп, яшәреп, ябыгып, безне җырларың белән сөендерергә язсын», — дип язалар инстачылар. 

Айдар Тимербаев та дустының тизрәк савыгуын теләп калган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100