«Җәмгыятьнең аскы катламы...» - урам җыештыручылар булып кемнәр һәм ничек эшли?
Урам җыештыручыларының хезмәте, кадрлар дефициты турында аларның үзләре һәм идарә итү компанияләренең мастерлары белән сөйләштек.
Бүген укырга теләмәгән баланы: «Нәрсә, урам себерүче буласың киләмени?» — дип сүгәләр, гадәттә. Шунда ук «Дипломың булмагач, сине идән юарга да алмыйлар бит», — дип өстәп куюны да артык күрмибез.
Әфлисун төсендәге кием яисә жилет кигән әлеге һөнәр ияләренә безнең җәмгыятьтә өстән аска карау гадәте бар. Тирә-ягыбызны чисталыкта тотучы урам җыештыручы абый-апаларның хезмәтен үзе кулына себерке яки көрәк тоткан кеше генә аңлыйдыр шул. Иртән лифт белән өске каттан төшеп, чиста тротуардан атлап барган кеше урам җыештыру эшен шулхәтле үк кадерли аламы икән соң?
Кышын теге җир көрәлмәгән, бу җирдә бозлавык, комы, тозы сибелмәгән дип уфтанырга да читенсенмибез. Кар күп яуган кышларда урам җыештыручыларга аеруча кыендыр инде. Без әле иртәнге кайнар чәйләребезне эчеп утырганда алар инде кар көрәп бетергән була. Шул уңайдан урам җыештыручыларның үзләре белән сөйләшергә булдык.
«Үзем җыештырган йортта торучыларның барысын да беләм»
Казанның «Салават күпере» торак комплексында урам җыештыручы булып эшләүче Рәшит (исеме үзгәртелгән) башта сөйләшүгә, гомумән, каршы иде. Ул җыештырган йортта яшәүчеләр Рәшитне бик мактыйлар, рәхмәт әйтеп искә алалар. «Миңа реклама кирәкми, — дип сүз башлады әзрәк карлыккан тавышлы ир. — Урам җыештыручы булып мин 6 ел эшлим инде. Иң авыр вакыт язгы айларга туры килә. Бөтен җирдә, ә җыештырырга кирәк. Синең хезмәтеңә хөрмәт белән караулары күңелне күтәрә, әлбәттә. Канәгать булмаганнарга артык исем китми, мин үз эшемне эшли бирәм.
Эшемнең уңай яклары да бар инде. Мәсәлән, үзем җыештырган йортта торучыларның барысын да беләм. Ишегалдына җимеш агачы утырткан идем. Мине белгән балалар агачтан җимешен өзеп алганчы: «Өлгердеме, өзәргә ярыймы?» — дип сорыйлар башта. Тагын берничә алмагач, чикләвек агачы утыртырга ниятләп торам әле. Монда бит балалар күп. Алар җәен юл аркылы ташландык бакчаларга йөгерә, ә болай иткәч, үзләренең ишегалларында ук җимешләр булачак. Тирә-як чиста торгач, кешеләргә күңелле, аннан үземә дә рәхәт», — дип сүзен кыска тотты Рәшит.
«Кара асфальт чыкканчы чистартабыз»
Урам җыештыручылар бик тыйнак кешеләр булып чыкты. Халидә апа Кадырова да шундыйлардан. Үткән атна ахырында, ял көннәрендә дә аның белән сөйләшү бик авыр булып чыкты. Җомга көнне төшке аш вакытында да сөйләшеп булмады, буран булу сәбәпле, әле кичке сигездә дә ул эштә иде.
«Мин 20 ел буе урам җыештыручы булып эшлим. «Хозяйка двора», — диләр безгә. Миңа кешеләрнең начарлыгы тигәне юк, дөрес, төрлесе була. Шулай да күбрәк «Рәхмәт, рәхмәт», «Китә, күрмә», — дип торалар. Әле менә пенсиягә чыксам да, инде 5 ел эшлим. «Начальство”ның үз таләпләре.
Уф, дип авырсынып эшләгәнем юк минем. Ияләнгән эшем, шулай китмичә эшлим инде. Хезмәт хакын әйтәсе дә юк инде, бик аз.
Мин 20 ел буена ике йорт алып барам, 10 подъезд. Бу йортларда яшәүчеләр бөтенесе дә мине белә. Соңгы берничә елда кар күп яуганда, бураннар булганда, миңа ярдәм итәргә чыгучылар да бар. Бер ишегалдына зур гына шугалак салып куйдылар. Аны чистартырга чыкканда, көрәк сорап алып, булышырга киләләр. Кайвакыт яшьләр үзләренең машина урыннарын көрәп китәләр. Машина бик күп бит хәзер, ишегалды тулы. Җайлап, яхшы гына сорагач, аннары инде мине дә белгәч, кешеләр машиналарын алып куялар. Үзем шунда булганда, тегендә куйыйкмы, дип килеп сораучылар да булгалый. «Көрәгеңне калдырып кит әле, үземнекен җыештырам», — диючеләр дә, «Пошла вон», — дигәннәре дә очрый. Ничектер җайлашабыз инде. Шулай бер-беребез белән килешеп, сөйләшеп инде, башкача мөмкин түгел. Ишегалларына зур техника керә алмый.
Буран вакытында эш сәгате бетте дигән әйбер юк. Кайвакыт кичке 8-9ларга кадәр дә кар көрибез. Икенче көнне ул тагын үзеңә кала бит, тырышабыз инде, бер-беребезгә дә ярдәм итешәбез. Урамга иртәнге 5-6дан чыгып китәбез. Гел буранлап торганда кереп хәл алабыз да тагын чыгабыз. Элек алай түгел иде: җыйдың да киттең. Хәзер асфальтлы тротуарлар, матур итеп җыештырып куелган ишегаллары сорыйлар. Таләпләр катгыйланды, шулай да эшлибез.
Урам җыештыручы булып эшләр өчен чыныккан, хезмәт сөючән булырга кирәктер, минемчә. Хәзер безнең арада яшьләр бик сирәк, булса да, бу — килгән халык. Бөтенесе дә минем яшьтәге кеше. Килеп бераз гына эшлиләр дә китәләр. Хезмәте дә авыр, күбесе эшли дә белми, хезмәт хакы да бик аз. Без хәзер чыныккан, ияләшкән кешеләр инде», — диде Халидә апа.
«Урам җыештыручыларның күбесе — җәмгыятьнең аскы катламы»
«Салават күпере» торак комплексының төзекләндерү буенча инженеры Роман Семякин белән кадрлар дефициты турында сөйләштек.
Урам җыештыручылар табу авыр. Аларга хезмәт хакы квадрат метрлардан чыгып түләнә. Бер өй тирәсен җыештырган өчен якынча 20 мең чамасы алалар. Эше дә кыен, хезмәт хакы да кечкенә. Аннары бөтен кеше дә урам җыештырырга теләми. Белдерүләр дә эләбез, төрле сайтларда да «җыештыручылар кирәк» дигән игъланнар бар. Ә эшләргә кеше юк.
Кыш айларында өстәмә түләү дигән сүз юк, тарификация ел әйләнәсе бертөрле. Сүз дә юк, кышын кыен инде, тик җәй, көз айларында алай ук дип әйтмәс идем: күп очракта бу чүп җыю, урам себерү һәм үлән чабуга әйләнеп кала.
Болай дип әйтү ямьсез инде, тик урам җыештыручыларның күбесе — җәмгыятьнең аскы катламы. Алар «запой»дан чыккан, я кодирование үткән кешеләр. Аларның 20%ы яшьләр, гадәттә, алары балалар йортыннан чыгучылар. Калган урам җыештыручылар 45 яшьтән олырак. Мәсәлән, «Салават күпере»ндәге 40 урам җыештыручының өчесе хатын-кыз һәм бер 22 яшьлек кыз, калганнары ирләр. Бер йортны җыештыру бик кыен түгел, кайберәүләр өчәр йорт алып бара. Бу очракта хезмәт хакы 60 мең сум чыга. Кыш көне күп йорт алып бару читенрәк шул.
Кышка таба кадрлар дефициты сизелмәсен өчен, көзен эшкә күбрәк урам җыештыручылар алырга тырышабыз. Кар күп яуганда башта бөтенесе җыелып бер йорт тирәсен, аннары икенчесен җыештыралар.
Урам җыештырулар да күп төрле регламент, кануннарга буйсына. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр керү юллары һәм чүп чиләкләре чистартылган булырга тиеш. Урам җыештыручыларның эш сәгатьләре дүрттә бетә. Эшен бетергән кешене тотып тормыйбыз. «Салават күпере» торак комплексында камералар күп, яшәүчеләр урам җыештыручыларның ничәдә килгәннәрен дә, киткәннәрен дә күрә. Аннары, мастерлар да эшләрен тикшереп тора.
Хәзер бит кешеләр дә төрле. Урам җыештыручылардан да бик еш зарланалар инде. Менә сезгә бер мисал. Урам җыештыручы ишек төпләрен себереп, чүп чиләкләрен чистартып кына китә, шунда ук икенче кеше нәрсәдер ташлап калдыра. Аның артыннан килгән кеше чүпне күреп, безнең урам җыештыручы эшләми дип сөйли башлый. Кагыйдә буларак, бу зарлар урынсыз.
Урам җыештыручыларның эшен санга сукмыйлар дип кенә дә әйтеп булмый. Төрлечә була. Күп очракта аларга булган мөнәсәбәт күпфатирлы йортның рәисеннән тора. Кайбер йортлардагы кешеләр үзләре акча җыеп, урам җыештыручыларның туган көннәре белән дә котлыйлар. Кышын күп итеп кар яуган вакытта кешеләр үзләре үк кар көрәргә, ярдәм итәргә чыгалар. Бер минут эчендә кар себереп тутырып тора торган буранда да: «Нишләп мин көрттән йөрим, кара асфальттан түгел?» — дип зарланучы патшалар да булгалый. Шәһәр халкының 60%ы шундый дияр идем мин, — дип сөйләде Роман Семякин.
«Хәзер себерке, көрәк тотарга теләүчеләр аз»
Казанның бер идарә итүче компаниясе мастеры Рузалия апа белән дә урам җыештыручының авыр хезмәте турында сөйләштек.
Урам җыештыру эше авыр да, җаваплы да дип саныйм. Монда эшләр өчен хезмәт яратырга, эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Элек урам җыештыручы хөрмәтле булган, хөкүмәт тә аның эшен күрә белгән. Озак еллар фидакяр хезмәт куйган кешеләргә фатирларга кадәр биргән. Гаилә подряды дигән оешма булган. Кешеләр тырышып эшләгән.
Хәзер торак йортларны җыештыручы кешеләр эшенә мөнәсәбәт тә икенче, түләве дә аз. Елдан-ел эшче көчләр олыгая, урам җыештыручыларга кытлык заманасы килде. Аларның күбесе 50-60 яшьлекләр, хәтта арада 70 яшьлекләр дә очрый. Яшьләр хәзер югары белем алырга, зур акчалар эшләргә генә омтыла. Себерке, көрәк тотарга теләүчеләр аз. Чит илдән килгән үзбәк, таҗик, кыргыз кешеләре эшли бездә. Алар шул акчага бик үк риза булмасалар да, эшлиләр инде. Үзебезнең татар, руслардан да тырыш кеше юк дип уйлыйм кайвакыт. Безнең кешеләр тырышып, җиренә җиткереп эшли. Аларны өйрәтеп торасы юк. Килгән кешеләрне өйрәтергә кирәк. Алар берьюлы 2-3 җир алып эшләмәкчеләр, тик ахырына кадәр эшләп бетермиләр.
Күп еллар тырышып эшләгән урам җыештыручыларыбыз бар. Аларны, әлбәттә, үзбәк егетләренә алыштырасы килми. Бу эш энтузиазмга гына корылган дисәм дә була. Ялкау кеше бу эштә озак тормый.
Хәзер урам җыештыручыларга кар яуганда да кара асфальтка кадәр чистарту таләбе куелган. Кар 2-3 көн ятарга тиеш түгел. Таләпләре күп, арта, ә хезмәт хакы моңа туры килми. Шуңа кеше килми дә, эшлиселәре дә килми.
Шикаятьләр булганда, бригада белән җыелып, тиз генә эшләп кую ягын карыйбыз. Зур юлларны чистартырга техника бирелә. Бөтенләй үк кул хезмәте түгел инде диясем килә. Калган территория көрәккә кала. Кар күп яуганда, урам җыештыручыларның ялы да, шимбәсе дә юк, чыга, җыештыра инде, — диде Рузалия апа.
«Урам җыештыручы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк»
Җәмгыять тарафыннан ишегалды җыештыручыларына булган тискәре мөнәсәбәт турында Россия Дәүләт думасы депутаты Марат Нуриев белән сөйләштек.
Урам җыештыручылар темасын бик әһәмиятле дип саныйм. Минем күзәтүләрем буенча, соңгы 7-8 елда бу өлкәгә эшкә килергә теләүчеләр юк. Күпме генә эшсезлек турында сөйләсәк тә, ишегалды җыештыручы, подъездлар җыючы вакансияләре бик күп, ә эшләргә теләүчеләр юк. Менә үземнең мисалда гына да әйтә алам. 2002 елда Казанның Яңа Савин районына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә эшкә киттем. Ул вакытта 800гә якын җыештыручы эшли иде, бүгенгесе көндә алар 250ләп калдылар. Аның да яртысы пенсионер, яртысы пенсиягә якын кеше, алар арасында яшь кеше юк.
Ә территория кимемәде бит. Бу эшнең сыйфатына да кагыла. Әлеге тема мине бик борчый. Россия Дәүләт Думасында да бу сорауны күтәрдем, аларга бу сәер булып тоелды. Торак-коммуналь хуҗалык темасындагы әлеге проблема аларга бик барып җитми.
Дворник, урам җыештыручы сүзен алыштырыйкмы дип тә уйлап карадык, төрле фикерләр булды. Аңа карап кына хәлләр әллә ни үзгәрмәде.
Монда берничә проблема, вәзгыятьнең начар якка үзгәрү сәбәпләре бар. 2005 елга кадәр ,закон нигезендә, без ишегалды җыештыручыларга фатирлар бирә идек. Үзем дә авылдан килеп, торырга урын булмаганлыктан, сантехник булып урнаштым. Хәзер андый нәрсәләр бетте, кануннар үзгәрде. Аннары аларның мотивацияләре дә юк. Бу системада аларны хезмәт хакы белән генә кызыксындырып булмый, чөнки ул турыдан-туры халыкның түләгән тарифына кагыла. Әгәр дә без җыештыручыларга 60 мең сум хезмәт хакы түләргә телибез икән, тарифны 15-20 тапкырга арттырырга кирәк. Бу да дөрес юл түгел.
Казанда яшәүче кешенең бу өлкәдә эшлисе килми. Ел саен көз көне Казан тирәсендәге район, авыл җирләреннән бездә эшләргә әзер кешеләрне эзлибез. Гаиләләре белән эшкә килергә әзерләр дә бар, тик аларның торырга урыннары юк. Без аларга шушы мөмкинлекне бирә алмыйбыз. Элеккеге кебек эшләгән вакытта яшәргә торак бирә алсак, миңа калса, бу вәзгыятьне бераз үзгәртеп булыр иде. Без бу өлкәдә бернәрсә дә эшләмәсәк, җыештыручыларсыз калачакбыз. Тенденция шуңа таба бара.
Шәһәр мэры ризалыгы белән, буш, кирәкмәгән бүлмәләрне торырлык дәрәҗәгә китереп, эшкә килгән урам җыештыручыларга вакытлыча торак урыны буларак биреп тә карадык. Моның белән генә дә кызыксындырып булмый. Аларның бернинди ташламалары да юк. Бәлки, бу якны да карарга кирәктер.
Ул сорауны Россия Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә күтәрә башладым. Бу өлкәгә акча бүлеп бирер өчен аны каяндыр алырга кирәк. Аны инде регионнар, муниципалитетлар үзләре табарга тиеш, диләр. Регионнар бу сорауны үзләре генә хәл итә алса, күптән чишкән булырлар иде. Хөкүмәт ярдәменнән башка бу проблеманы чишеп булмый. Аны идарә итүче компанияләргә генә өеп калдыру да дөрес түгел. Бу өлкәдә тамырдан нәрсәдер үзгәртергә кирәк.
Халык иртәнге 4-5тән көрәк тотып урамга чыккан кешеләрнең алар өчен юлларны чистартып куюларын аңламый. Җәмгыять урам җыештыручыларның хезмәтен бәяли белми, монысы бик кызганыч. Безнең менталитет белән бәйледерме, матур күренеш түгел, әлбәттә. Бер әби җыештырып тора, ә әзмәвердәй ир килеп, пакетка салынган чүбен контейнер кырыена ташлап китә. Ул мескен җыештырып тора, ә аның янына килеп чүплиләр. Эшләгән кешеләргә хөрмәт юк.
Ишегалды җыештыручыларга, идән юучыларга түбән класслы итеп карау да бар. Бу бер дә дөрес әйбер түгел. Мин аларның һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрер идем. Бүгенге көндә кеше үзе дә эшләми, эшләгән кешене хөрмәт итә белми, хезмәтен күрми. Җәмгыятьтә хезмәткә карата хөрмәт юк, бик кызганыч, — диде Марат Нуриев.
«Казанда 400гә якын урам җыештыручы вакансиясе бар»
Казан шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтенә шалтыратып, урам җыештыручы вакансияләре, хезмәт хаклары турында сораштык.
«Ишегалларын җыештыручылар күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче оешма эшчеләре булып торалар. Бу — идарә итү компанияләре, торак милекчеләре ширкәте һәм башкалар да була ала. Эре идарә итүче компания мәгълүматлары буенча, штатта өч меңгә якын урам җыештыручы исәпләнә. Казанда 400гә якын урам җыештыручы вакансиясе бар. Аларның уртача хезмәт хакы - 20 мең сум, бу алар җыештыра торган мәйданга бәйле.
Урам җыештыручылар җитмәгәндә, ишегалды территорияләрен тәртиптә тоту техника ярдәмендә тәэмин ителә. Быел ишегаллары территориясен җыештыру өчен 205 данә махсус техника әзерләнгән (2020/2021 елның кыш айларында 195 данә иде)», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.