Механизатор Әхтәм Шәвәлиев: «Терлекләр өчен ел саен меңнән артык чылбыр ясыйм»
Ул чын җир кешесе, диләр Әхтәм Шәвәлиев кебекләр хакында. Бәхетен читтән эзләп интекми ул, туган авылында төпләнеп кала. Үзенең бәхетен кара җирдән, туган авылы кырларыннан, газиз туфрагыннан таба. Үз эшенә бар булмышы, күңеле белән бирелгән, хезмәтен яратып башкарган, гомер буе һөнәренә тугры калган танышымның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Алдынгы механизаторлар рәтендә барган, 43 ел гомерен тракторда эшләүгә багышлаган Әхтәм Шәвәлиевны Арча районында яхшы беләләр. Татарстанның атказанган механизаторы да ул.
«Шәһәр тормышына кызыкмадым»
Әхтәм Миңлемулла улы 1959 елның 18 июнендә Пөшәңгәр авылында икенче бала булып дөньяга килә. Хезмәт юлын сайлаганда әтисе Миңлемулланың гомере буе авылда яшәп, механизатор, чын хезмәт кешесе булып эшләве-яшәве дә йогынты ясамыйча калмагандыр. Һәрбер авыл малае кебек үк кечкенәдән техниканы ярата ул. Башта әтисе янында ДТ-54 тракторында кырыйда утырып йөрсә, соңрак үзе дә йөртә башлый. 12 яшендә сука сукалаган вакытта, трактор чылбырына аягын кыстырып, озак кына хастаханәдә дәвалана. Ләкин бу вакыйга да Әхтәмне техникадан читләштерми, малай тимер-томырлар белән «җенләнүен» дәвам итә. 14 яшендә аэрочана (мотор ярдәмендә эшли торган пропеллерлы чана) ясап, иптәшләрен шаккатыра.
Шәһәр тормышына нигәдер кызыкмадым. Әти белән әни гомере буе шушы авылда яшәп, эшләгән кешеләр. 1966 елда Пөшәңгәр башлангыч мәктәбенә укырга кердем, мәктәптә укыганда ук тимердән төрле җайланмалар эшли идем. 1970 -1974 елларда укуны Апаз сигезьеллык мәктәбендә дәвам иттем. 1976 елда Шушмабаш урта мәктәбенең «В» классын тәмамладым, шунда тракторчы-машинист таныклыгына да ия булдым, - дип искә ала Әхтәм Шәвәлиев.
«Миңлемулла малаеның эче тулы йөрәк икән»
1977 елда, авылдагы күп егетләр белән бергә, армия сафларына алына ул. Венгриядә шофер булып хезмәт итәргә туры килә Әхтәмгә, хәрби ЗИЛ -131 машинасын иярләргә тапшыралар. 1979 елның көзендә хәрби хезмәтне тәмамлап, туган авылына кайта.
1981 елның февраль аенда Мирҗәм авылы клубында Үгез-Елга авылынан килгән кунак кызы Раилә белән таныша. Озак очрашып йөрми яшьләр, 1982 елның март аенда гөрләтеп туй итәләр.
Хезмәт юлымны иске тракторда башлап җибәрдем. Яшь егеткә яңа техника, тракторны ышанып тапшырмадылар. Тора-бара җитәкчелек хезмәтемне күрде, югары бәяләде һәм яңа гына кайткан К-700 тракторына утырдым. Бу көнне бик яхшы хәтерлим мин. Апрель аенда совхоз гаражыннан буяу исе аңкып торган, сап-сары төстәге, өр-яңа К-700 тракторын иярләп менәм. Тәҗрибә җитмәү, техниканың катлаулы булуы да куркытмады. Авылдашлар «Миңлемулла малаеның эче тулы йөрәк икән» дип әйтәләр иде, - ди Әхтәм Шәвәлиев.
Күңелендә үз-үзенә ышаныч, туган җирендә мул игеннәр үстерү теләге алга әйди яшь егетне. Шул көннән башлап, 16 ел буе К-700 тракторы белән миллионлаган буразналар сыза, иксез-чиксез күләмдә иген бөртекләре үстерүгә үз өлешен кертә. Иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырларны иңләсә, кышын юл ачуда, салам тарттыруда, ашлама ташуда катнаша. Эшләү барышында юлда ватылып калган вакытлары да була. Техниканы биш бармагы кебек белгән, тоемлаган Әхтәм анда да югалып калмый.
«Төшләремдә әле дә К-700 тракторы белән җир сөрәм»
Фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә Әхтәм Шәвәлиев 8 тапкыр район батыры булып кала, социалистик ярышларда җиңеп чыга, грамоталар, мактау кәгазьләренә ия була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
К-700 тракторында эшләгән вакытларны әле дә искә алам. Төшләремдә аның белән җир сөргәнемне күрәм, - ди ул. -1995 елда мине гараж мөдире итеп билгеләделәр. 5 ел шушы хезмәтне башкардым. Тик күңел һаман басу-кырларга тартты һәм 2000 елда ХТЗ тракторына утырдым. Сөрелгән җир күләме буенча районда һәм республикада алдынгы урыннаргы яуладым. Шуннан соң 2008 елда миңа өр-яңа, заманча, чит ил тракторына утырырга тәкъдим иттеләр. Бар җире программалаштырылган «Нью Холланд» тракторы иде ул. Әле тракторның «үтә акыллы» булуы гына җитми, иясенә дә техниканы аңларга кирәк, - ди танышым.
2010 елда алдынгы игенчегә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән исем бирелә. Ә 2016 елда президент Рөстәм Миңнеханов үз куллары белән «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшыра.
Хезмәтеңне бәяләүләре күңелле, тик минем өчен иң мөһиме болар түгел. Тигез тишелгән уҗымнарга, вакытында яуган яңгырларга, күкрәп үскән иген басуларына карап сөенәм. Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклары белән танышып барам. Җир эше җиңелләрдән түгел, хезмәтенне чын күңелдән башкарсан гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була, - ди ул.
«Арча Кулибины»
Әхтәм Шәвәлиев тик торуны белми. Менә 20 еллап инде үзенең гаилә бизнесы белән шөгыльләнә ул - терлекләр өчен чылбыр ясап, колхоз-совхозларга тапшыра. Чылбыр әзерләү өчен үз куллары белән чыбыкны чорнау, кисү, звеноларны тигезләү аппаратлары ясый, сварка сатып ала.
Башта чылбырларны кул белән ясый идем, бик авыр хезмәт ул. Сатып алучылар күп булгач, эшне җайлаштырдым. Чылбыр әзерләү җайланмасын үзем эшләдем. Ел саен меңнән артык чылбыр ясыйм, - ди ул.
Әхтәм Шәвәлиев буш вакытларын үзенең остаханәсендә үткәрә. Камыр басу җайланмасы, тегермәннәр, тавык йолкый торган җайланма, электрга көйләнгән тегү машинасы, йон эрләү җайланмасы, иттарткыч, он тегермәне һәм башка йорт өчен кирәкле җайланмалар ясаган. Алтын куллы останы техника җене кагылган «Арча Кулибины» дип йөртәләр.
Танышым янгын сүндерү җайланмасына кадәр ясаган. Якын-тирә авылларда янгын чыкса, тракторларына тагып, чыгып китәргә әзер тора.
Гаилә абзар тулы терлек тота. «Авылда эш бетми инде ул. Гаиләбез белән бергәләп эшлибез. Улыбыз Айрат белән киленебез Илүзә безнең белән төп нигездә торалар, алар ярдәм итә. Оныкларыбыз Фазыл белән Рамзан да зур ярдәмчеләребез», - ди ул.
Шәвәлиевләр - авыл тормышын яратучы, аның өчен җан атып яшәүчеләр. Зират коймасы тотканда, чишмәләр чистартканда, өмә үткәргәндә эшне иң беренчеләрдән булып башлап йөри алар.
Хезмәт белән көн күрүче Шәвәлиевлар гаиләсе ял да итә белә. Районда узган бер генә мәдәни чара, бәйгедән читтә калмый алар.
Хезмәт кешене бизи дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шәвәлиевлар гаиләсе тырыш, уңган булулары белән матур. Тырышкан кеше барын да булдыра.