news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Метро турникетыннан сикереп чыгарга маташкан ир-ат муенын сындырган

Акча түләмәс өчен кагыйдә бозган кеше һәлак булган.

news_top
Метро турникетыннан сикереп чыгарга маташкан ир-ат муенын сындырган
https://pixabay.com

Американың Нью-Йорк шәһәре метросында бер ир-ат һәлак булган. Ул акча түләмәс өчен, турникеттан сикереп чыкканда егылган. Бу турыда Daily News басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

28 яшьлек Кристофер Де Ла Крус 2,75 доллар акчасын янга калдыру өчен, җир асты транспортына «куян» булып керергә тели. Ул берничә тапкыр турникет аша сикермәкче була. 

Бер мизгелдә ир-ат тигезлеген югалта, барьер аша егыла һәм башы белән аска төшеп китә. 

Урынга килгән табиблар ир-атның үлүен раслый, диелә хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар