news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Метро эскалаторында егылган ир-ат муенын кискән - видео

Ир-ат егылып, яктырткычны бәреп төшерә, аның плафоны ватыла һәм ярчыклар төрле якларга очып тарала.

news_top
Метро эскалаторында егылган ир-ат муенын кискән - видео
35 яшьлек Мәскәү кешесе "Кузнецкий мост" метро станциясендә эскалатордан егылган. Вакыйга турында Мәскәү метрополитенында Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Мышляевка сылтама белән, РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство бу хәлнең видеоязмасын да күрсәтте.

   

Кадрларда күренгәнчә, ир-ат эскалаторда егылып китә. Шул вакытта ул яктырткычны да бәреп төшерә. Плафон ватыла, аның ярчыклары төрле якларга очып тарала. Ир-ат үзе дә пыяла ватыкларына киселә.

"Урынга килеп җиткән табиблар якынча диагноз куйды. Ир-атның муены киселгән, венасыннан кан аккан. 19.30 сәгатьтә имгәнгән ир-атны Н.В.Склифосовский исемендәге "ашыгыч ярдәм" институтына озаттылар. Табиблар аңа "муенының уң ягында киселгән яра, йокы артериясенә зыян килгән, алкоголь исереклеге, өченче дәрәҗә шок" диагнозы куйдылар", - дип сөйләгән Алексей Мышляев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар