Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Метро», «Елки новые», «Шифр» кинолары йолдызы Сергей Пускепалис фаҗигале һәлак булган

news_top_970_100
«Метро», «Елки новые», «Шифр» кинолары йолдызы Сергей Пускепалис фаҗигале һәлак булган
"Татар-информ" архивы

20 сентябрьдә Ярославль өлкәсендә коточкыч авариядә Волков театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Пускепалис һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Сергей Пускепалис утырган «Форд» микроавтобусы «Скания» йөк машинасына бәрелә. Аннары микроавтобус каршы як полосага чыга һәм «Даф» йөк машинасына бәрелә.

Актер белән бергә микроавтобус йөртүчесе дә үлә.

Россиянең атказанган артисты 1966 елның 15 апрелендә Курск шәһәрендә туа. 2019 елдан бирле Федор Волков исемендәге Ярославль театрының сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Ул «Метро», «Елки новые», «Битва за Севастополь», «Шифр», «Операция «Мухаббат» һәм «Желтый глаз тигра» фильмнары аша популярлык казанган иде, диелә хәбәрдә.

Ярославль өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы кайгы уртаклашты. 

Россия Президенты Владимир Путин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашу белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100