2025 елның ноябрендә төбәктәге һава торышын Атлантика циклоннары формалаштырды. Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, ай гадәттән тыш җылы һәм тотрыксыз булды. Бу турыда КФУ матбугат хезмәтенә сылтама белән «КП» яза.
«Бик җылы һәм үзгәрүчән һава торышы күзәтелде, вакыт-вакыт яңгыр, аерым көннәрдә юеш кар яуды. Һава температурасының максималь күрсәткечләре, нигездә, уңай булды — +1..+10 градус. Төнге температуралар исә +2..+8 градус. Гомумән, уртача айлык температура +1..+3 градус булды, бу – климатик нормадан 5-6 градуска югары», – ди ул.
КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, температураның ноль билгесе аша тотрыклы күчеше әле булмады, ә бит ул календарь буенча инде ноябрьнең беренче ункөнлегендә үк булырга тиеш иде. Эксперт аномалия табигатен болай аңлата.
«Кар булмау — җитди аномалия. Әмма КФУ тикшеренүләре күрсәткәнчә, шундый ук хәл 1996 елда да күзәтелгән: ул чакта кар катламы бары тик 9 декабрьдә генә яткан. Хәзерге һава торышы Атлантика циклоннары сериясе килү белән бәйле. Нәтиҗәдә безнең территориягә өзлексез рәвештә җылы, дымлы һава массалары кереп торды», – ди ул.
Гадәттән тыш җылы кыш агросәнәгать комплексына да куркыныч тудыра. Үсемлекләр инде тынычлык фазаcына күчкән булса да, артык югары температуралар аларның вакытыннан алда уянуына — хәтта чәчәк атуга кадәр китерергә мөмкин. Бу – табигый биологик циклларны бозу, һәм аның киләсе сезонда уңыш кимүгә сәбәп булуы ихтимал.