Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өметегезне өзмәгез!»: Үләсен сизеп, хушлашу хаты язган табиб-онколог вафат

Танылган хирург-онколог ике елга якын яман шеш авыруына каршы көрәшкән.

news_top_970_100
«Өметегезне өзмәгез!»: Үләсен сизеп, хушлашу хаты язган табиб-онколог вафат
Facebook

5 гыйнварда Санкт — Петербургта Cancer Fund советы рәисе Андрей Павленко вафат булган. Танылган хирург-онколог ике елга якын яман шеш авыруына каршы көрәшкән, операция ясавын, кешеләргә ярдәм итүен дәвам иткән.

2018 ел башында Андрей үзендә ашказаны яман шешенең өченче стадиясен тапкан. Авыру яшерен формада үсә. Андрей Павленко башка кешеләр куркыныч чирне вакытында ачыклау һәм дөрес дәвалау турында мәгълүмат ала алсын өчен, үзенең авыруга каршы көрәше турында ачыктан-ачык сөйләргә карар кылган. Авыруга каршы көрәш һәм тормыш турында фикер йөртүгә нигезләнгән «Кеше тормышы» дип исемләнгән махсус проект оештырган. Моннан тыш, Андрей онкологик авыруларга ярдәм итү өчен хәйрия фонды ачкан.

1 гыйнварда Павленко Фейсбукта соңгы постын язган. «Дуслар! Тормыш юлым тәмамлана! Кызганычка каршы, минем авыру мәкерлерәк булып чыкты һәм аның үсеше соңгы 2 айда миңа өмет калдырмады! Ләкин мин хәзер дәвалау этабында булган барлык кешеләрне кисәтергә телим — өметегезне өзмәгез! Статистика кире нәрсә, һәм сездә хәтта минем диагноз белән дә дәвалану шансы бар! Моңа ышаныгыз гына! Миңа исә бәхет елмаймады», — дигән ул.

Яман шеш белән авыручы табиб-онколог хушлашу хаты язган, дип хәбәр иткән идек.

«Табибның вафат булуы турындагы мәгълүматны журналистларга аның хатыны Анна әйтте», — дип хәбәр итә «Такие дела» порталы.

Хирург-онколог Андрей Павленконың хатыны Анна ашказаны яман шеше белән көрәшкән иренең хушлашу хатын шәрехләгән. Аның сүзләренчә, чирне җиңеп булмаячагы ике ай элек ачыкланган. Бу хакта «Рамблер» хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100