Металлолом аучылары баганаларын кискәнгә, юл өстеннән салынган күпер җимерелгән: бинадан йөздән артык кешене коткарганнар (видео)
Стәрлетамак шәһәрендә "Машстрой" заводы территориясендә ике бина арасындагы җир өсте юлы җимерелгән. Биналарның берсе кулланылышта булмаган, икече бина "Машстрой" заводы идарәсенеке. Җимерелү вакытында йортта 139 кеше, шул исәптән 21 бала булган. Алар барысы да эвакуацияләнгән. Каза күрүчеләр юк.
Җимерелүнең сәбәбе - металлолом эзләүчеләр эретеп ябыштыру аппаратлары белән җир өсте юлын беркеткән балкаларын кисеп алганнар дип хәбәр итә БСТ.
МЧС килгәндә пропан баллоннары табылган, конструкцияләрдән пыскып төтен күтәрелгән.
Хәзер җимерекләр булган урын чистартыла, дип хәбәр итә "Башинформ".