news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мессенджерларда коронавирус турында фейк тараткан өчен Татарстан кешесе хөкем ителде

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тавышлы хәбәр яздырган булган.

news_top
Мессенджерларда коронавирус турында фейк тараткан өчен Татарстан кешесе хөкем ителде
https://pixabay.com/

Татарстанда коронавирус турында ялган хәбәр тараткан хатын-кызны хөкем иттеләр. Бүген Түбән Кама суды бу хатынга карата эшне карады. Аны «Массакүләм мәгълүматны явызларча куллану» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Ул 30 мең сум штраф түлиячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тавышлы хәбәр яздырган. Ул бу язманы мессенджер аша үзенең берничә танышына җибәргән. Хәбәрдә якын арада Түбән Кама шәһәрен коронавирус буенча карантинга ябалар дип әйтелә.

Соңрак бу ялган хәбәр мессенджердагы башка чатларга да тарала. Моны белеп алгач, хатын танышларына тагын мөрәҗәгать итә — ул шаяртуын әйтә. Бераздан шәһәрдәге телеканал да әлеге хәбәргә игътибар итә. Карантин турындагы ялган хәбәрне кире кагу өчен махсус программа төшерәләр.

Куркытып шаяртырга яратучы хатынга карата административ хокук бозу турында протокол төзелә. Аның эшен судка җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар