news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мессенджерларда "Бөгелмәдә балаларга пычак белән һөҗүм итүче кеше йөри" дигән хәбәр тарала

Балаларга һөҗүм итү турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә, мессенджерларда таралды.

news_top
Мессенджерларда "Бөгелмәдә балаларга пычак белән һөҗүм итүче кеше йөри" дигән хәбәр тарала

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә таралган хәбәр күпләрне куркуга салган. Имеш, Бөгелмә районында пычак тоткан ир-ат балаларга һөҗүм итә. «Бөгелмә газетасы» сайты бу вакыйгага ачыклык кертү өчен полициягә мөрәҗәгать иткән.

Балаларга һөҗүм итүче ир-ат турында Бөгелмә полициясенә гариза килмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча идарәсе гражданнарны борчылмаска чакыра. Мессенджерларда әлеге хәбәрне таратмаска өндиләр. Полиция хезмәткәрләре бу хәбәрнең ялган булуын белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар