news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мессенджерларда ерткыч буган сарык видеосы таралды: Камышлыда дип хәбәр итәләр

news_top
Мессенджерларда ерткыч буган сарык видеосы таралды: Камышлыда дип хәбәр итәләр

Мессенджерларда бүреме, башка ерткычмы буган сарык видеосы таралды. Аны «Камышлы»да дип хәбәр итәләр. Бу Самара өлкәсенең Камышлы районымы, әллә инде Кукмара, Азнакайның Камышлы авылымы, бөтенләй башка якмы – ачыклый алмадык.

«Кичә бер очрак булды. Бүген иртә белән чыгу белән буып киткәннәр. Дүрт зур сарыкны буып салган. Муенында гына тишек, бүтән җиренә тимәгән. Кечкенә генә ярыктан кергән. Нинди җанвардыр. Сарыкларыгызны, чебиләрегезне, бозауларыгызны, сыерларыгызны да саклый күрегез берүк», – дип сөйли бер абзый.
Кайсы якта икәнен белсәгез, хәбәр итсәгез иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар