Хезмәткәрне мессенджер аша эштән җибәрергә ярамый, чөнки бу РФ Хезмәт кодексы таләпләренә туры килми. Бу хакта РИА Новости агентлыгына юрист, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Иван Курбаков сөйләгән.
Аның сүзләренчә, эштән җибәрү процессын мессенджер яки видеоэлемтә аша гына башкару закон таләпләренә җавап бирми. Бу тиешле рәвештә документлаштыруны тәэмин итми. Шулай ук хезмәткәрнең эштән җибәрү турындагы мәгълүматны алуына һәм аңлавына гарантия бирми.
«РФ Хезмәт кодексының 84.1 маддәсе нигезендә, хезмәт килешүен туктату эш бирүче боерыгы белән рәсмиләштерелә, һәм хезмәткәр аның белән танышырга, имза куярга тиеш. Шәхсән таныштыру мөмкин булмаганда, мәсәлән, дистанцион эш очрагында, эш бирүче документлар артыннан килергә кирәклеге турында белдерү җибәрергә яки аларны почта аша юлларга бурычлы», — дип аңлатты Курбаков.
Шул ук вакытта, юрист билгеләп үткәнчә, хезмәт килешүендә эшче белән эш бирүче арасындагы элемтә өчен, шул исәптән эштән җибәрү процедурасы өчен дә, электрон элемтә чараларын куллану турыдан-туры каралган булса, искәрмә булырга мөмкин. «Шулай булса да, эштән җибәрү турындагы боерык язма рәвештә рәсмиләштерелергә һәм хезмәткәргә рәсми ысул белән җибәрелергә тиеш», — дип йомгаклый юрист.