«Мескен булып йөрисең, шакал» — Рифат Зарипов өй сала башлаган
Артист төзелеш урыныннан инстачыларга сәлам юллаган.
Рифат Зарипов өй салырга тотынган. Артист төзелеш урыныннан дусларына ялкынлы сәлам юллаган.
«Улым Ислам үсеп килә, өй салырга тотындык, аннары агач утыртырбыз», — ди ул.
Артистның виртуаль дуслары: «Зур эш башлагансыз», «Ныклы нигез булсын, тигезлектә шатланып яшәргә язсын», «Энем, син тырыш, булдырасың», «Концертларыңны яратып карыйбыз», — дип комментарий калдырганнар. «Яңа нигезгә икенче бәби дә алып кайтыгыз», — дип язган берәү.
«Йортны элеккечә үз кулың белән салырга кирәк, ә акча түләп түгел»;
«Үзең төзе йортыңны»;
«Сторисларны карадым. Бетон сыеграк, су бутаганнар, ярылып китә бит ул»;
«Мескен булып йөрисең, шакал. Лексус, коттедж…» - дип тә комментарий калдырган «эче янган» инстачылар.