Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мерседес» тәгәрмәче тишелү аркасында, ике кеше һәлак булган

news_top_970_100
«Мерседес» тәгәрмәче тишелү аркасында, ике кеше һәлак булган
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстан юлында авариядә 2 кеше һәлак булган. «Мерседес» тәгәрмәче тишелгән, һәм юл һәлакәте килеп чыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ярмәкәй районындагы авария 9 ноябрьдә көндез Рәтамак-Яңа Сүлле юлында була.

Якынча белешмә буенча, «Мерседес GL 450» белән 49 яшьлек ир-ат идарә итә. Машина барган килеш юл кырыена әйләнеп каплана.

Машина йөртүче «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. Салондагы 47 яшьлек пассажир хатын-кыз кичке якта хастаханәдә вафат була.

Бер версия буенча, юлдан барганда машинаның арткы тәгәрмәче тишелә, һәм авария килеп чыга.

«Машина йөртүче моңа кадәр, исерек килеш рульдә булган өчен, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Авария вакытында ул иминлек каешын эләктермәгән», – дигәннәр ЮХИДИда.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча ЮХИДИ

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100