Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мерседес» йөртүчесе газ-тормоз педален бутаган һәм балалар утырган таганны таптаган

news_top_970_100
«Мерседес» йөртүчесе газ-тормоз педален бутаган һәм балалар утырган таганны таптаган
видеодан скриншот

Сургут шәһәрендә «Мередес» машинасын йөртүче хатын газ-тормоз педальләрен бутаган һәм ике бала утыра торган таган өстенә менгән. Әлеге коточкыч кадрларны «Комсомольская правда» урнаштырды.

37 яшьлек хатын Университет урамындагы йорт ишегалдында артка таба бара. Шул чакта ул балалар утырган таган өстенә менә. 

Якынча белешмә буенча, ул газ һәм тормоз педальләрен бутый.

Балалар өстенә машина килгәнне күреп алган әти кеше ярдәмгә ташлана. Машина аны таган баганасына алып бәрә. Ир-ат имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Расланмаган белешмә буенча, ир-атның кабыргалары сынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100