![Мэрия завхозының өендә күпме акча бар?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/2/16/a48d44cd10f4cb9472992994c738f666307a96f1aa3ae4192296532a1518.jpg)
Новосибирск мэриясенең хуҗалык эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Наталья Малиновскаяның өендә тентү уздырган. Тентү вакытында табылган капчык-капчык акча тикшерүчеләрне дә шаккаттырган.
Шәһәрнең үзәк суды Малиновскаяны 1 апрельгә кадәр кулга алган. Әлегә бу карар үз көченә кермәгән дип хәбәр итә Новосибирск Үзәк районы суды. Түрә акча әрәм-шәрәм итүдә гаепләнә.
Малиновская белән бергә аның әшнәләре булып саналган кешеләр - эшмәкәрләр кулга алынган. Ул эшмәкәрләр шәһәрдә зур контрактлар башкарган.
Наталья Малиновская бу вазифада 2013 елдан бирле эшли.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/4f4851f72ad843ded807281bef58214b77a16b7368b48bb86549a4dd9db9.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/f1b0c2c20cfb7937d56a983355b1f228808567a8b4fae50fc3641308e00f.jpg)
Фотолар Новосибирск шәһәренең иң зур пабликларында - «АСТ-54» һәм «Инцидент.Новосибирск» сайтларында чыкты. "Комсомольская правда-Новосибирск" үз чыганакларына таянып, бу фотоларның дөрестән дә Малиновская фатирында төшерелгәнен әйтә.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/9f4729d164299d14cd4abbe37927e40d2f85c1b35479e3fda6a9cd39c250.jpg)
Фото vk.com/incident_nsk