news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мэри Поппинс булып уйнаган Наталья Андрейченко югалган

63 яшьлек Наталья Андрейченко чит илдә яши.

news_top
Мэри Поппинс булып уйнаган Наталья Андрейченко югалган
социаль челтәрләр

Россиянең атказанган артисты, «Мэри Поппинс, до свидания» фильмындагы роле белән таныш булган Наталья Андрейченко Мексикада югалган. Бу турыда аның PR-директоры Ян Трунцевка сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Андрейченко инде бер тәүлек чамасы элемтәгә чыкмый. 25 гыйнварда ул кунакта була. Аннары йокысы килә башлагач, өенә кайтып китә. Шуннан бирле аны күрүче юк.

PR-директор сүзләренчә, хәзерге вакытта актрисаның Россиядәге номеры да, чит илдәге номерлары да шалтыратуга җавап бирми.

63 яшьлек Наталья Андрейченко «Сибириада» эпопеясында төшкәннән соң, бөтен дөньяга танылды. Аннары «Мэри Поппинс, до свидания» һәм «Военно-полевом романе» фильмнарында төште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар