Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Меренговый» рулет рецепты

Бу рулет баллыны яратмаучылар күңеленә дә хуш киләчәк.

news_top_970_100
«Меренговый» рулет рецепты
Гөлүзә Василова

Бизе өчен 6 йомырка агы, 250 грамм шикәр оны (мин шикәр комы салдым), 1 бал калагы лимон согы, 20 грамм крахмал, бер чеметем тоз.

Йомырка агына тоз салып миксер белән күпертергә, аннары акрынлап шикәр комы салып болгатырга. Йомырка агы савытның астын өскә әйләдергәч акмаска тиеш. Аннары крахмал һәм лимон согы салып болгатырга.

Табага яки духовка табасына пергамент кәгазь җәяргә һәм йомырка массасын шунда тигезләп җәяргә, кәгазь кырыен 1,5 см буш калдырырга. Ул пешкәндә артып китә һәм бу кәгазьне бизедән аеру өчен дә уңайлы булачак.

150 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә, бизе кызара башлагач алырга.

Бизе өстенә тастымыл һәм духовканың «решетка»сын куярга, табаны каплап бизены төшерергә, җайлап кына пергамент кәгазен алырга һәм суытырга кирәк.

Крем өчен 220 грамм эремчекле сыр, 120 грамм 33 процентлы сөт өсте (мин 0,5 стакан 1,5 процентлы шәфталу (персик) йогырты салдым), 20 грамм шикәр оны (сахарная пудра) кирәк булачак. Ингредиентларны миксер белән болгатып бертөрле масса ясарга.

Рулет эченә җиләк-җимешләр салырга мөмкин. Мин өч полоса кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), әстерхан чикләвеге салдым.

Бизе өстенә кремны җәяргә (өстенә салу өчен 2-3 кашык калдырырга), аннары берничә полоса куертылган сөт салырга, әстерхан чикләвеген бик вакламыйча гына турарга һәм сибеп чыгарга. Аннары тастымал белән күтәреп барып рулет ясарга.

Әзер «Меренговый рулет» өстенә крем салырга һәм җиләк-җимеш, чикләвек һ.б. бизәргә. Рулетны төнгә суыткычка куярга.

Бик тәмле булачак!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100