news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Меренга рулеты рецепты

news_top
Меренга рулеты рецепты
Гөлназ Әхтәмҗанова

Бизе өчен:

6 йомырка агы
250 грамм шикәр
20 гр кукуруз крахмалы
бер чеметем тоз

Крем өчен: 

33 процентлы сөт өсте - 100 гр

эремчекле сыр-100 гр

шикәр комы – 50 грамм

Йомырка агына бер чеметем тоз салып миксер белән күпертәбез. Аннары шикәр өстибез. Әзер масса савытны өстен аска әйләндергәч түгелергә тиеш түгел. Аннан крахмал өстибез.

Табага пергамент җәеп, массаны шуның өстенә тигезләп җәяргә.

Алдан 140-150 градуска кадәр җылытылган мичкә 30-35 минут пешерергә. Кызара башлагач, мичтән чыгарырга. Суытырга.

Ул арада крем ясыйбыз. Крем ясар алдыннан барлык ингредиентлар да салкын булырга тиеш. Башта сөт өстен миксер белән күпертәбез, аннан шикәр комы һәм эремчекле сыр өстибез.

Кремны бизе өстенә ягабыз, аннан рулет итеп төрергә, аннан аны төнгә суыткычка куярга. Рулетның өстен җиләкләр белән бизәргә була. 

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар