Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мэр урынбасары куша, клуб директоры оештыра»: түрәләр бюджет акчасына туй ясаган

news_top_970_100
«Мэр урынбасары куша, клуб директоры оештыра»: түрәләр бюджет акчасына туй ясаган
https://pixabay.com/

Геленджик шәһәрендә бюджет акчасына туй ясаган түрәләрне хөкем итәләр. Элеккеге вице-мэр һәм мәдәният йорты директоры Елена В. белән Марина Ю.га карата эшне суд карый. Аларны вазифаи вәкаләтләрен арттырып куллануда гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Декабрьдә Елена В., Геленджик шәһәре башлыгы урынбасары булган килеш, мәдәният йорты директоры Марина Ю.га мөрәҗәгать итә. Ул администрация хезмәткәренең туенда түләүсез күңел ачу программасы оештыруны сорый», – дигәннәр судта.

Туйны 2021 елның 22 гыйнварында уздыралар. Биредә җыр-биюләр, алып баручылар – бар да туйдагыча оештырыла. Ләкин бюджет акчасына. Марина Ю. – Елена В. күрсәтмәсе буенча – туйны оештыруда катнашучы хезмәткәрләргә премия бирә. «2021 елның гыйнварында аеруча мөһим һәм ашыгыч эшләрне башкарган өчен хезмәткәрләргә премия бирү турында» приказ чыгаралар.

Елена В. судта үзен гаепле дип танымый, Марина Ю. өлешчә таный. Алар икесе дә күрсәтмә бирүдән баш тарта.

Суд бу хатын-кызларны «гаепле» дип тапкан. Елена В. 2 елга дәүләт хезмәтендә һәм җирле үзидарә органнарында вазифа биләүдән мәхрүм ителә. Марина Ю. 30 мең штраф түли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100