Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менталь арифметика ярдәмендә даһи үстереп буламы?

Безнең һәрвакыт киләчәк буынны үзебездән акыллырак, яхшырак, камилрәк итеп күрәсебез килә. Бүгенге көн балалары өчен интернет аша бөтен ишекләр дә ачык. Нинди генә дәресләр, түгәрәкләр тәкъдим ителми!

news_top_970_100
Менталь арифметика ярдәмендә даһи үстереп буламы?

Менталь арифметика — арифметик исәпләүләр ярдәмендә акыл сәләтен һәм иҗади потенциалны үстерү программасы ул. Моның өчен дәресләрдә абакус дип аталган борынгы исәп-хисап тактасы кулланыла.

  • Абакус (Япониядә соробан дип атала) Месопотамиядә безнең эрага кадәр якынча өченче меңъеллыкта барлыкка килгән дип санала. Ул безнең элеккеге счетларга охшаш. Монда төймәләр веритикаль урнаштырылган, барлыгы 13 рәт. Шулай ук 15 һәм 17 баганалы абакусларны да очратырга мөмкин. Астагы төймәләр 1-4 кадәрге саннарны күрсәтү өчен кулланыла, ә өстә аерым торган бер төймә 5не аңлата. Мәсәлән, 7 санын күрсәтү өчен өстәге бер төймәне төшереп һәм астагы 2сен күтәреп куялар. Шушы счетта санарга өйрәнгәннән соң кеше тиз арада күңелдән исәп-хисап ясый ала.

Бүген менталь арифметика укытучысы Радик Яушев белән бу дәресләрнең балалар өчен ни дәрәҗәдә файдалы булуы турында сөйләштек.

— Бер генә сүз белән әйткәндә, менталь арифметика — акылны үстерә торган корал. Математиканы өйрәнер өчен генә түгел, ә баланың гомуми үсешен, игътибарын үстерү өчен дә бик файдалы ул. Баланың кыюлыгын, үз-үзенә ышанычын арттыра. Бала даими шөгыльләнә икән, нәтиҗәсен, уңышларын күреп, үз көченә тагын да ышана башлый. Моны булдырам икән, башка өлкәләрдә дә нәтиҗәгә ирешәм дип уйлый, — ди менталь арифметика укытучысы Радик Яушев.

Менталь арифметика дәресләрендәге санау системасы мәктәпнекеннән аерыла, шулай булса да, бу ике система бер-берсенә комачауламый, зыян китерми. Мәсәлән, укучылар баганалап санауны өйрәнә икән, мәктәптә шулай эшли. Соңыннан бу теманы үткәннән соң бала үзенә җайлы алым буенча исәпли алачак. Исәпләү ысулына карап кына җавап үзгәрмәячәк.

«Менталь арифметика — коры математика гына түгел»

Элеккеге татар теле укытучысы Радик Яушев өстәмә белем алып, менталь арифметиканы үзләштерә һәм укыта башлый. Белеме буенча математик булмаса да, квалификация үзгәрткәндә кыенлыклар тумаган. Киресенчә, моны яхшы күренеш буларак аңлаталар. Кешенең фикерләве бу очракта өйрәнгән математикадан азат, шуңа кайбер яңа әйберне аңлау җиңелрәк тә икән. Ияләшкән ысулларга бәйлелек булмый.

— Мәктәпкә кермәгән бала өчен дә шулай ук, ул бит саннарны өйрәнеп кенә килә әле. Ул менталь арифметиканы санарга өйрәнү процессы кебек кенә үзләштерә. Мәктәптә дә проблема булмый. Анда инде ул бер төрле аңлау белән барачак.

Минем тәҗрибә буенча, 5-6 яшьләр тирәсе — менталь арифметиканы өйрәнү өчен иң кулай вакыт. Кайберләренә 5 яшьтән дә җиңел бирелә. Күп нәрсә гаиләдән дә тора. Әти-әнисе балалар бакчасына гына өметләнеп ятмыйча, аның белән өйдә үк шөгыльләнә икән, бала иртәрәк ачыла һәм аның белән эшләү дә җиңелрәк, әлбәттә. 

Менталь арифметиканы коры математика итеп кенә кабул итү бик үк дөрес тә түгел. Аның белән даими шөгыльләнергә кирәк, өй эшләрен эшләү мәҗбүри. Шул вакытта гына ниндидер уңай нәтиҗәләр турында сөйләргә мөмкинлек туа. Менталь арифметика дәресләренә барып-кайтудан гына уңыш көтмәгез. Бу очракта бала аның төп файдасын ала алмаячак. Монда баланың гына түгел, ата-ананың мөнәсәбәте дә мөһим, — ди укытучы.

Гадәттә, менталь арифметика дәресләренә балалар саный белеп, саннарны танып килә. Чаллы шәһәрендә саннарны өйрәтә торган төркемнәр дә бар икән. Бу очракта процессның әкренрәк баруын күздә тотарга кирәк, чөнки балалар әле кечкенә, математика дөньясында бу аларның беренче адымнары.

Менталь арифметиканың төп программасы ике елга исәпләнгән: кушу, алу, тапкырлау һәм бүлүне үзләштерү керә моңа. Алга таба катлаулырак материалны өйрәнергә теләгән кеше дәвам итә ала. Бу программа иң көчле укучылар өчен.

— Менталь арифметика курсын үткән бала шул форматта санарга өйрәнергә тиеш. Абакуста һәм күңелдән генә дә. Башта процесс өйрәнелә, аннары тизләтелә. Эчтән генә санаганда баланың күзаллавы киңәя. Хәтерне дә бик яхшы эшләтә, чөнки төрле математик операцияләр үтәгәндә, берничә багананы берьюлы истә калдырырга кирәк. 10 биремне күңелдән эшләү җайлы, җиңел булырга тиеш. Төп шарт — абакустан башка да санарга өйрәнү, әлбәттә, — ди ул.

Радик Яушевның укучылары төрле олимпиадаларда катнашып, 2 һәм 3 урыннарны яулаганнар. Зуррак дәрәҗәләргә ирешү һәм дөньякүләм ярышларда катнашу өчен кимендә 2-3 ел эшләргә кирәк икән. Өйрәнергә теләгән кеше өчен төрле онлайн платформалар да җитәрлек, тик укытучысыз гына ерып чыгарлык түгел. Методикасын өйрәнеп, ата-ана балага бу өлкәдә юнәлеш бирә алса, өйрәнеп була. Күбрәк бу мөмкинлекләр мөстәкыйль рәвештә өстәмә шөгыльләнү өчен.

Баш һәм имән бармаклар санарга булыша

Иң кызыгы — балалар санауны баш һәм имән бармаклар ярдәмендә башкаралар. Башта абакуста шулай итеп санарга өйрәнәләр, аннары инде күңелдән генә исәпләгәндә, абакусны күз алдына китереп, бармаклары белән үзләренә ярдәм итәләр. Саннарны кушканда баш бармак белән төймәләрне астан өскә күтәрәләр. Алу гамәлен башкарганда, киресенчә, төймәләрне имән бармак белән йөртәләр. Бу хакта укытучы җентекләбрәк аңлатты:

— Фикерләр төрле: менталь арифметика Кытайдан да, Япониядән дә килгән, диләр. Минемчә, каян килгәне бик үк мөһим дә түгелдер инде, килеп җиткән бит. Мәсәлән, бер кытай укытучысы 50 ел дәвамында шуның белән шөгыльләнгән. Мәктәп программасында ук менталь арифметика булган. Алар моның белән күптән таныш, башта төрлечә санап караганнар. Соңыннан нәкъ менә шушы бармаклар тизлеккә яхшы тәэсир итә икәне ачыкланган. Уң һәм сул куллар белән эшләү — баш миенең төрле ярымшарларын эшләтү, уяту өчен, — ди Радик.

Ә менә нейропсихологлар фикеренчә, менталь арифметиканың файдасы юк. Алар моны кат-кат кабатланган дрессировка нәтиҗәсе дип кенә аңлата. Бу фикергә карата менталь арифметика укытучысының үз карашы бар:

— Дрессировка, кабатлау элементы бар, килешәм. Коры санау гына, әлбәттә, аерым ниндидер файда китерми. Төп файдасы без күрмәгән, сизмәгән әйбердә аның. Менталь арифметиканың җимешен без тотып карый алмыйбыз. Ул күзаллауны үстерә, игътибарны көчәйтә, гади кеше күрмәгән әйберләрне дә күрергә өйрәнә башлый балалар. Хәзерге балаларга игътибарны бер урында тоту кыенрак. Бу яктан да менталь арифметиканың уңай йогынтысы бар. Укучыларыбызда яхшы уңышлар күрәбез һәм алга таба эшлибез, бигрәк тә бу даими шөгыльләнүчеләрдә сизелә. Бервакыт бер әни килеп рәхмәт әйтеп китте, баласының хәтере яхшырган. Элек эчтәлек сөйли алмый азапланган икән.

«Файдасын гына күрдек»

Менталь арифметика дәресләренең ни дәрәҗәдә файдалы булуын ныграк аңлар өчен, әлеге дәресләргә йөрүче балаларның ата-аналары белән дә сөйләштек. Чаллы шәһәрендә яшәүче Вера Мөхәммәтҗанованың кызы Айгизә быел икенче ел инде менталь арифметика дәресләренә йөри. Әни кеше бу турыда үзенең фикерен җиткерде:

— Без менталь арифметикага соң килдек, 10 яшьтә генә. Шулай булуга да карамастан, инде төрле ярышларга, олимпиадаларга да бардык. Флеш-баттлда (тизлеккә санау) җиңү яуладык, региональ олимпиада да 2 урын алдык. Иң мөһиме: укытучылар кызымның хәзер материалны тизрәк үзләштерүе турында әйтә, башы яхшырак эшли башлады. Мин үзем дә сизәм аны: булган мәгълүматны тизрәк тә, төгәлрәк тә истә калдыра, анализлый. Барлык фәннәрдән дә алга китеш күрәм. Фикер йөртү сәләте һәм хәтере дә яхшырды, бик шатланам моңа. Тагын бер уңай ягы - дәресләрнең үзебез укый торган гимназиядә үк булуы. Җыелыш вакытында шундый түгәрәк булачагын әйттеләр дә, без йөреп карарга булдык. Хәзер кызым Айгизәгә дә бик ошый, без дә канәгать, тренерыбыз да мактый. Баланың гомуми үсешендә дә уңай йогынты гына күрдек.

Казанда яшәүче Валерия Әмированың улы Егор бер генә ел йөреп калган менталь арифметикага. Беренче сыйныфка укырга кергәч, туктатып торырга булганнар. Өй янында гына булган менталь арифметика түгәрәге ябылган.

— Без йөри башлаганда улыма 6 яшь иде. Хәтере яхшырды баланың: шигырьләрне тизрәк ятлый, башка мәгълүматны да тиз отып ала, сеңдерә. Укып чыгып, эчтәлек сөйләгәндә нечкәлекләр белән сөйли башлады. Бер генә ел шөгыльләнсәк тә, уңай якка үзгәрешләр күп булды, файдасын күрдем. Хәзер өйдә бергә монополия уйнаганда да, 1000 эчендә саннарны бик җиңел куша, ала. Киләчәктә менталь арифметикага кире кайтырга уйлыйбыз, — диде Егорның әнисе.

Хәзерге көн вакыйгаларын истә тотып, Радик Яушевка да үзенең дәресләрен онлайн үткәрергә туры килә. Укытучының сүзләренә караганда, моның белән бернинди проблемалар да тумаган.

Тискәре яклары

Менталь арифметиканың тискәре яклары дип, түбәндәгеләргә игътибар итәләр:

  • менталь санауны тулысынча үзләштерү өчен, балага көн саен диярлек шөгыльләнергә туры килә;
  • әлеге дәресләрнең чагыштырмача кыйммәт булуы;
  • кабатлап тормасаң, тиз онытыла;
  • бала мисалны яхшы чишә, ә менә мәсьәлә чишкәндә проблемалар туарга мөмкин;
  • күңелдән санаганда бармаклар белән ишарә ясавы кырыйдан сәер тоелуы бар;
  • баланың эмоциональ интеллектына тискәре йогынты ясарга мөмкинлеген дә истән чыгарырга кирәкми.

Балалар өчен менталь арифметика дәресләрен тәкъдим итүче мәктәпләр бихисап. Алар арасыннан күңелгә хуш килгәнен сайлап алып укыйсы гына кала. 90 минут эчендә генә баладан даһи ясауны көтү, әлбәттә, хата. Моның өчен өйдә дә өстәмә, даими шөгыльләнергә кирәк. Һәр бала индивидуаль шәхес икәнен һәм аның теләге турында да онытырга ярамый. Башкаларга ошаган әйберләр, кемгәдер туры да килмәскә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100