Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Меңнән артык ришвәт очрагы: мәктәптә дә урлыйлар, халык санын алганда да чәлдерәләр

Мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагында ришвәтчелек күбрәк, ди белгечләр. Ришвәтчелеккә бәйле меңләгән җинаятьләренең барысы да җинаять эше статусын алмаган. Хәзерге вакытта республикада тикшерүчеләр 819 эш белән мәшгуль.

news_top_970_100
Меңнән артык ришвәт очрагы: мәктәптә дә урлыйлар, халык санын алганда да чәлдерәләр
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Быел Татарстанда ачыкланган коррупциягә бәйле җинаятьләрнең саны 1000нән артып киткән. ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, республика Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты вәкилләре «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул турыда белдерде. Белгечләр сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә министрлыкларның һәм көч ведомстволарының уртак эше китергән.

«660тан артык җинаять хакимият органнарына һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы кылынган. Калган җинаятьләр, ягъни 580 факт – ришвәтчелек, шуларның 75е – зур һәм аеруча зур күләмдә. Ришвәтнең уртача күләме 174 мең сум тәшкил итте», – дип төгәлләштереп узды ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рафаэль Усманов.

Рафаэль Усманов билгеләп үткәнчә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау коррупция куркынычы иң күп булган тармаклар булып кала бирә.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләрдә ешрак Казанда, Әлмәттә, Чаллыда тотылалар. Районнар арасында ришвәт алу яки бирү исемлегенең беренче урыннарында Түбән Кама һәм Яшел Үзән тора.

Килештерүгә ярты миллион киткән

Коррупциягә бәйле җинаятьләр турында сөйләгәндә, Рафаэль Усманов Татарстан Социаль иминият фонды (ФСС) җитәкчесе урынбасары Геннадий Титов турында әйтеп узды. Аның тоткарлануы җәмгыятьтә шу-шу чыгарган иде. Бу җинаять эше хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгының аерым контролендә тора. Җинаятьтә ул бу елның башында тотылды һәм тиздән, үзенең җитәкчесе Павел Лоханов кебек, суд каршына басачак.

Титов 188 миллион сумга өлкәннәр өчен подгузникларны сатып алуда катнашырга теләгән компаниянең заявкасын законсыз рәвештә кире каккан.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Титов 31 миллион сумлык юеш сеңдергеч җәймәләр һәм 188 миллион сумлык өлкәннәр өчен подгузникларны сатып алуда катнашырга теләгән компаниянең заявкасын законсыз рәвештә кире каккан.

Җәй көне Ростехнадзорның Идел буе идарәсе башлыгы урынбасары Александр Игонов хокук саклаучыларның игътибарын җәлеп итә. Усманов сөйләвенчә, Игонов, төзелеш аудитын үткәрүгә килешү төзүне мәҗбүри дип белдергәне өчен, 5 миллион сумнан артык акча алган.

Коррупция белән көрәшүчеләрнең юлы Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьяновныкы белән дә кисешә. Полицейскийлар фикеренчә, ул, төрле объектлар төзелешен килештергән өчен, ярты миллион сумнан артык акча алган.

Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьянов, төрле объектлар төзелешен килештергән өчен, ярты миллион сумнан артык акча алган.

Фото: © Елена Сәлахова / «Татар-информ»

Ришвәтчелек күбрәк булган тармаклар

Рафаэль Усманов билгеләп үткәнчә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау коррупция куркынычы иң күп булган тармаклар булып кала бирә. Тәртип сакчылары бер ел эчендә бу өлкәләрдә ришвәтчелек белән бәйле 300гә якын очрак ачыклаган.

Түбән Кама, Кама Аланы һәм Зәй районы инвалидлары өчен җаваплы 41нче медицина-социаль экспертиза бюросының җитәкчесе Альбина Минекаева хәзергәчә тикшерү астында. Тикшерүчеләр ачыклавынча, Минекаева һәм бюро хезмәткәрләре кешеләрдән алган акчага ялган инвалидлык рәсмиләштергән.

«Мәгариф тармагында Чаллы медицина көллияте мөдире тоткарланган. Хатын-кыз медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү турында сертификатлар биргән өчен ришвәт алган. ТИСБИда уңай билгеләр куйган ришвәтче декан эше дә судка җибәрелде», – дип өстәде Усманов.

Артур Хафизов: «208 җинаять эшен судка җибәрдек, 232 кеше җавап тотты».

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Ришвәтчелеккә бәйле меңләгән җинаятьләрнең барысына да җинаять эше статусы бирелмәгән. Хәзерге вакытта республикада тикшерүчеләр 819 очрак белән мәшгуль.

«Әйе, бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда бераз кимрәк. Безнең эшнең нәтиҗәлелеге артты, дип ышандырам. Биредә, әлбәттә, юридик үзенчәлекләр һәм теге яки бу җинаятьләрнең квалификациясе турындагы мәсьәләләр бар», – дип аңлатты РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү бүлегенең беренче контроль-тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Хафизов.

Меңләгән кешенең тормышын куркыныч астына куйган ришвәт

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ришвәтчелеккә бәйле 1200 дән артык эшне ахырына кадәр җиткергән. Бу – Татарстанда тикшерелгән барлык җинаятьләрнең дүрттән бер өлеше. Узган ел белән чагыштырсаң, әлеге җинаятьләрне ачу өчтән бер өлешкә артты, дип төгәлләштерде Хафизов.

Намуссыз түрәләр арасында Татарстан ГТХМ башлыгы урынбасары Олег Степущенко да бар.

Фото: © Алинә Фәйзрахманова / «Татар-информ»

«Без 208 җинаять эшен судка кадәр җиткердек, 232 кеше суд каршында җавап тотты. Алар 600дән артык коррупция җинаяте кылган. Аларның дүрттән өч өлеше – ришвәт алу, бирү һәм мошенниклык турында җинаять эшләре», – дип төгәлләштерде Хафизов.

Тикшерү комитеты вәкиле ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр өчен суд каршына баскан кешеләрнең яртысыннан күбрәгенең вазифаи затлар булуына басым ясады.

«Төрле дәрәҗәдәге түрәләргә бәйле ришвәтчелек халыкның дәүләткә ышанычын нык какшата. Иң зур зыянны алар дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар үткәрү өчен закупкалар, аукционнар оештыруда китерәләр», – дип белдерде Хафизов.

Намуссыз түрәләр арасында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко да бар. Хәзер аның эше Совет район судында карала, аңа 40 млн сумлык зыян салуда гаеп белдерелгән. Аңа карата ачылган җинаять эше сиреналар кую белән бәйле, аларның бер өлеше ватык булган. Прокурор гаепләү чыгышында белдергәнчә, Степущенко үз гамәлләре белән меңләгән кешенең тормышын куркыныч астына куйган.

«Контракт төзелгән коммерция оешмасында аның улы эшләгән. Хокук бозулар республика җитәкчелегеннән озак вакыт дәвамында яшерелгән», – диде Артур Хафизов.

Велофест һәм халык санын алуда акча үзләштергәннәр

«Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә коррупциягә каршы эксперт төркеменең эш нәтиҗәләренә аерым тукталдылар. Сүз уңаеннан, Татарстан – коррупцияне ачыклау һәм профилактикалау белән шөгыльләнүче аерым төркеме булган илдәге бердәнбер төбәк. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов шулай дип белдерде.

Рөстәм Гаязов хәбәр иткәнчә, Татарстан, коррупцияне ачыклау һәм профилактикалау белән шөгыльләнүче аерым төркеме булган илдә бердәнбер регион булды.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

2021 елда Төнге велофест үткәргәннән соң, бюджет акчаларын урлау ачыкланган. Ул чакта Туризм буенча дәүләт комитеты «Конект» фирмасы белән муниципаль контракт төзегән. Оешма, үз чиратында, юлларны ябу өчен 125 йөк машинасы биреп торучы подрядчы ялларга тиеш булган. Тәртип сакчылары кайбер төгәлсезлекләрне ачыклаган –  аерым алганда, субподрядчы бөтенләй башка мәгълүматлар күрсәтелгән документлар биргән.

«Әлбәттә, чара үзе узды. Ләкин күрсәтелгән хезмәткә түләнгән акча, яки күрсәтелгән техника санына бәйле сорау хәзер туа. Икенче вариант шикле. Мөгаен, монда төп мәсьәлә – бәясе», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гаязов.

Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алуны үткәргәннән соң да бюджет акчаларын урлау билгеләре ачыкланган. Ул вакытта Транспорт комитеты фирма белән 3 муниципаль контракт төзегән. Подрядчы Казанда транспорт бирергә тиеш булган, ул күрсәтәчәк хезмәтләрнең суммасы 7 млн сумнан артык бәяләнә.

«Хезмәтләр күрсәтүне раслау буларак, фирма путевкалар күрсәтте. Шул ук вакытта бу путевкаларда күрсәтелгән кайбер машина йөртүчеләр бөтенләй эшләмәгән, яисә алар азрак күләмдә хезмәт күрсәткән. Алар шулай ук актлардагы имзаларның ялган булуын әйтте», – дип билгеләп үтте Гаязов.

Мәктәпләрдә иминлекне тәэмин итү буенча килешү шартларын бозу очраклары да бар, дип сөйләде Рөстәм Гаязов. 2022 елда Казан мәктәпләренә керү юлында идарә системалары куюга 40 миллион сум бүлеп бирелгән. Чынлыкта, подрядчылар техник биремне бозган һәм хәтта ата-аналарны мәктәпкә керү карталарын сатып алырга мәҗбүр иткән.

«7,9 миллион сумлык контроль һәм идарә итү системасын урнаштыру эше 2021 елда Казанда 130 гомуми белем бирү учреждениесендә үткәрелде. Быел 200дән артык учреждение 41 миллион сумга җиһазландырылган», – дип хәбәр итте Гаязов.

Алданган ата-аналар исемлегендә 122нче гимназиядә һәм 55нче мәктәптә укучы балаларның ата-аналары да бар. Хәзерге вакытта ата-аналардан җыелган акчаларны кире кайтарганнар.

Елена Сәлахова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100