news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Менингококк инфекциясенең куркынычы һәм нәтиҗәләре

news_top

Менингококк инфекциясе – үлем ихтималы югары булган бик куркыныч авыру. Аны менингококк бактериясе китереп чыгара, һәм барлык симптомнар гадәти ОРВИ яки грипп билгеләренә охшаган булырга мөмкин. Бу турыда «Радио 1» педиатр-табиб, медицина фәннәре кандидаты, неонатолог һәм вакцинолог Рабият Зайниддиновага сылтама белән яза.

Табиб менингококк инфекциясеннән саклаучы вакцина бик мөһим һәм кирәкле икәнен ассызыклый.

«Менингококк инфекциясеннән үлү проценты бик зур. Савыгу очраклары бик аз. Ә балалар исән калса да, еш кына авырудан соң инвалидлыкка китерә торган нәтиҗәләр кала», – диде ул.

Табиб сүзләренчә, авыру нәтиҗәләре арасында гидроцефалия, эпилепсия, ишетү сәләте югалу һәм түбән когнитив функцияләр бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар