Татарстанның Менделеевск районында «Менделеевск шәһәренә керү юлы» автомобиль юлының бер участогын төзекләндерү тәмамланды. Яңартылган участокның озынлыгы 0,8 километр, юлның киңлеге 7 метр тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Юлны «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында ремонтлаганнар. Эшләр барышында булган асфальт-бетон катламын фрезерлаганнар, тигезләү катламы һәм өске катламга щебень-мастик асфальт-бетон җәйгәннәр. Яңа юл өслегенең мәйданы 5 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән.
Моннан тыш, юл кырыйлары 2 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт грануляты белән ныгытылган, юл билгеләре төшерелгән.
Ремонт эшләрен «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте башкарган. Юл участогын төзекләндерү Менделеевскига транспорт белән керү мөмкинлеген яхшыртырга һәм юл хәрәкәте иминлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.