Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менделеевскида зур янгынны дүрт сәгать сүндергәннәр: чак кына зират янмый калган

news_top_970_100
Менделеевскида зур янгынны дүрт сәгать сүндергәннәр: чак кына зират янмый калган

Менделеевскида корыган үләнгә ут кабып, зур янгынга әйләнгән. Җил аркасында янгын 1000 квадрат метр мәйданга җәелгән. 

Ут «Революция тавы» урамында урнашкан Камаш зиратына якын ук килгән, әмма янгынны туктата алганнар. Утны сүндерү 4 сәгать дәвам иткән, дип яза «Комсомольская правда». Каза күрүчеләр юк.

МЧС янгынның сәбәбен әлегә хәбәр итми. 17 апрельдән Татарстанда янгынга каршы режим кертелә. Учак ягу тыела, шулай ук чүпләрне дә яндырырга, бакчаларда, ишегалларында ачык утта ризык әзерләү тыела.

Бу атнада коры үлән яну нәтиҗәсендә фаҗига булды инде. Марий Эл республикасының Звенигово районында 69 яшьлек хатын үз бакчасында чүп яндыра, үләнгә ут кабып, өе яна башлый. Ул күршеләрен ярдәмгә чакыра һәм өеннән кыйммәтле әйберләрне чыгара башлый һәм, нәтиҗәдә, һәлак була.

Мамадыш районында да коры үләннән чыккан ут каралты-кураларга күчеп, 2 мунча, сарай һәм җиңел автомобиль янды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100