Фаҗига бүген, 4 гыйнварда булган. Менделеевскида санкцияләнмәгән тау янында урнашкан канализация коесында 2 кечкенә баланың гәүдәсе табылган.
Татарстан Республикасы Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге хәл буенча РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 3 нче өлеше буенча («Саксызлык аркасында 2 кеше үлеменә китерү») җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышын прокуратура контрольгә алган.
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров булган фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
«Гаиләләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү уздыра. Тау шуу урыны рөхсәт ителмәгән иде, ә кое коммерция предприятиесе балансында тора.
Муниципалитет территориясен тикшереп чыгарга йөкләмә бирдем. Мондый ташландык конструкцияләрнең барысы да кичекмәстән юк ителергә яки изоляцияләнергә тиеш!» – ди район башлыгы.