Радмир Беляев Менделеевск районы башлыгы булудан туктый. Бу хакта районның Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы чираттан тыш сессиясендә әйтелде.
«Радмир Илдар улы Беляевка хезмәт эшчәнлеген Түбән Кама муниципаль районының җирле үзидарә органнарында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Аның тупланган идарә тәҗрибәсе, шулай ук Менделеевск районы башлыгы вазыйфасында ирешелгән нәтиҗәләр икътисадый һәм социаль өлкәләрдәге яңа бурычларны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итәр, дип ышанам. Аның җитәкчелегендә Менделеевск районы Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясенең химия сәнәгате үзәкләренең берсенә әверелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 34,4 миллиард сум тәшкил итте – бу 2020 ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга артыграк», – дип санап китте аның казанышларын Алексей Песошин.
Радмир Беляев Менделеевск районын 2021 елдан җитәкләде. Бу вакыт эчендә муниципалитет шәһәр мохите сыйфаты буенча Татарстан лидерларының берсенә әверелде, ВЭБ.РФ версиясе буенча, Россиянең ТОП-10 моношәһәре исемлегенә керде һәм социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга иреште.
Менделеевск районы башлыгы вазифаларын хәзер Роберт Искәндәров башкарачак. Бу хакта район сессиясендә шулай ук Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
«Эшләү дәверендә Роберт Ринатович үзен максатчан, энергияле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Катлаулы шартларда ул кешеләр һәм хезмәт коллективлары белән хезмәттәшлек итүдә кыйммәтле тәҗрибә туплады. Аның идарә итү күнекмәләре социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итәргә һәм Менделеевск муниципаль районына нәтиҗәле җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирер, дип ышанам. Ә ярдәм кирәк булган җирдә без һәрвакыт янәшә булачакбыз һәм ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде Алексей Песошин.