news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Менделеевск пешекчеләре Казан Сабан туендагы иң зур бавырсакның рецептын әйтте

news_top
Менделеевск пешекчеләре Казан Сабан туендагы иң зур бавырсакның рецептын әйтте
Владимир Васильев

Менделеевск районы пешекчеләре Казан Сабан туена иң зур бавырсакны пешереп алып килгән иде. Бавырсакның авырлыгы – 1634,6 килограмм. Бавырсак Россия Рекордлар китабында теркәлгән.

Районның матбугат хезмәте әйтүенчә, бавырсакны 30 кешедән торган команда пешергән. Аны әзерләү өчен 3 көн кирәк булган. Рекордлы бавырсак өчен 700 килограмм камыр һәм 1 тоннадан артык шикәр балы киткән. Композицияне 20 сәгать дәвамында 10 кеше җыйган.

Бавырсакның рецепты.

Камыр өчен:

  • 10 туңдырылган йомырка,
  • чәй содасы,
  • 0,5 чәй калагы шикәр,
  • 0,5 чәй калагы тоз,
  • 4 аш кашыгы көнбагыш мае,
  • 1 кг югары сортлы он.

Камырны яхшылап тугларга һәм 30 минутка калдырырга. Камырны бер үк зурлыктагы кисәкләргә бүлергә. Көнбагыш маенда кыздырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар