news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мендәрсез йоклауның нинди зыяны бар?

news_top
Мендәрсез йоклауның нинди зыяны бар?

Мендәрсез йоклаганда кеше гырларга һәм сулышы тукталырга мөмкин, чөнки башның горизонталь торышы тын юлларын тарайта һәм баш мие кислородка кытлык кичерә башлый. Бу хакта табиб-невролог Анастасия Журавская сөйләгән, дип яза РИА Новости.

«Авырлык көче аскы казналыкны һәм тел тамырын аска таба тарта. Йоткылык бушлыгы тарая, һава авыррак үтеп керә һәм тукымаларда вибрация башлана – шулай итеп гырлау килеп чыга. Әгәр бушлык тулысынча каплана икән, тын алу туктала – йокының обструктив апноэ синдромы барлыкка килә, шуның аркасында баш миенә кислород җитми һәм кеше төнлә еш уяна башлый», – дип сөйләгән табиб.

Табиб сүзләренчә, мендәр башны җиңелчә күтәртә, сулыш юлларын ачык килеш тотарга булыша.

Анастасия Журавская аңлатканча, күкрәк кифозы булган өлкән яшьтәге кешеләргә, йөрәк һәм үпкә җитешсезлеге булган пациентларга, шулай ук рефлюкс авыруыннан (яткач ашказаныннан үңәчкә ксилота килү) интегүчеләргә мендәрсез йокларга ярамый.

Аркада һәм ян-якта йоклаучылар өчен мендәр муынны тоту һәм мускулларда спазмнар булдырмау өчен кирәк, дип аңлаткан табиб. Ә корсакта йокларга яратучылар өчен ул тәбәнәк яки яссы диярлек өслектә йокларга киңәш итә.

Мендәрләр сата торган кибет менеджеры Марина Власова аңлатканча, мендәрдән баш тарту еш кына аның дөрес сайланмавы белән аңлатыла: яки артык биек, артык тәбәнәк яки каты, яисә тыгызлыгын югалткан була. Мондый очракларда башка һәм муенга терәк җитми, мускулларда киеренкелек, уңайсызлык барлыкка килә, дигән белгеч.

«Практика күрсәткәнчә, күпчелек кеше ян-якта йокларга ярата. Мондый халәттә мендәр матрас һәм баш арасындагы бушлыкны муен арка белән бер югарылыкта калырлык итеп тутырырга тиеш. Ян-якта йоклау өчен 10-14 см биеклектәге мендәр туры килә, әмма төгәл параметрлар җилкә киңлегенә һәм матрасның катылыгына бәйле», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар