news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мендәр аркасында муен авырта?

news_top
Мендәр аркасында муен авырта?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Невролог Татьяна Виноградова сүзләренчә, муен авырту еш кына кеше озак утыра торган урындык дөрес булмаса барлыкка килә. Муен гел бөгелеп торса, мускуллар көчәнеше була. Бу очракта урындыкны алмаштырырга яки аның биеклеген көйләргә кирәк. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Урындык дөрес булганда кулның терсәктән алып бармакларга кадәр өлеше өстәлдә иркен ятарга тиеш. Монитор исә күзләр биеклегендә булсын.

Табиб мендәрнең әһәмиятен дә искәртә. Муен авырту мендәргә дә бәйле булырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Мендәр үлчәме анатомик үзенчәлекләргә бәйле. Ортопедик мендәрне кибеттә сайлап алырга кирәк. Моңа кадәр табиб белән киңәшү хәерле, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар