Мендәрне эчендәге йон йомгакка җыелып катмаслык, таплар бетәрлек итеп өйдә дә чистартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Мендәрне кер машинасына салганда, мендәр тышларын һәм чехолларны сүтеп алыгыз.
Мендәр йоны укмашып катмасын, машина тигез эшләсен өчен, ике мендәрне берьюлы салу хәерле.
Сары тапларны бетерү өчен, порошок белән бергә бер стакан агарткыч һәм ярты стакан бура (кибеттә сатыла торган химик чара, агарту өчен кулланыла) салыгыз.
Су максималь кайнар булырга тиеш.
Мендәрләрне ике тапкыр чайкаттырыгыз.
Мендәр йоны укмашып бетмәсен өчен, машина барабанына теннис туплары салыгыз. Тупларны оекбаш эченә тыгып куярга кирәк.