Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мендәрләрне ничек юарга?

Синтетик әйбердән ясалган мендәрне юу иң җиңеле.

news_top_970_100
Мендәрләрне ничек юарга?
https://pixabay.com

Аны кер юу машинасында 40 градус температурада юасы. Холофайберлы мендәрне 80 градуста юсаң да ярый. Бу турында киңәшләр сайтында язылган.

Бамбуктан ясалган мендәрне теләсә нинди температурада юарга була. Аны горизонталь рәвешкә куеп киптерергә кирәк, теләсә ничек киптерсәң, эче төерләнеп катар. Мондый мендәрне кул белән сыгалар. Автомат машинада сыккан очракта формасыз бер өем килеп чыгар. Кул белән борып-борып сыкмагыз, баскалап кына суын чыгарып бетерегез.

Микроблар һәм бактерияләр бетсен өчен сыек сабын яки шампунь кулланыгыз. Шулай юсаң, эзе дә, исе дә калмас.

Латекс мендәрне юарга ярамый. Аны тузан суырткыч белән чистарталар. Тапларын дымлы салфетка белән бетерәләр. Болай итеп микробларны бетереп булмый, шуңа күрә латекс мендәрне 2-3 ел саен алмаштырыгыз. Антистресс әйберләрне, карабодай, дөге, җитен орлыклары һәм башкалар тутырылган мендәрләрне дә шулай чистарталар. 

Каурый һәм йон салынган мендәрләрне өйдә чистарту - катлаулы эш. Мендәр тышын ачып, каурый-йоннарны аерым мендәр тышларына тутырып, аерым-аерым юарга кирәк. Чөнки йон тутырылган калын мендәр тышы — наперник — су үткәрми. Шуңа күрә су керә торган тыш эченә салып, каурыйларны юарга, аннары кабат тутырырга киңәш ителә. 

Сабынлы суга бер аш кашыгы нашатырь, аннары шушы эремәгә мендәрне салыгыз. Нашатырь микробларны үтерә. 

Бик яхшылап чайкагыз. Кул белән сыгып, киптерегез. Киптергәндә әйләндергәләп, күпертеп торыгыз. Кипкәч, кире үз тышына тутырып куегыз.

Табигый йоннан ясалган мендәрне бик эссе яки бик салкын вакытта юыгыз. Эсседә су кибәр, салкында катып, парланып бетәр. Уртача температурада мендәр бик озак кибәр, шул арада зарарлы микроорганизмнар үрчер.

Кер машинасында юарга мөмкин. Бу очракта кул белән яки деликат режим куегыз. Киптергән вакытта алып каккалап, күпертеп торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100