«Мендәр астына балта куеп ятсаң, малай була»: инстачылар Рамазановларга киңәш бирә
Зинира һәм Ризат Рамазановларның малай алып кайтасылары килә.
«Безнең гөл шикелле кызыбыз бар, хәзер менә шундый бер малай кирәк. Малай булсын өчен нишләргә кирәк икән?» — дип инстачылардан киңәш сораган Зинира Рамазанова.
Җырчының виртуаль дусларына әлеге сорау бик кызык тоелган.
«Ә кызыгыз тусын өчен нишләгән идегез?»;
«Өч ай өйдә утырды бит халык, сез житешмәдегезмени әле?»;
«Вакчыл ирләрдән кыз туа, тыныч холыклы ирләрдән гел малай туа»;
«Төнлә йокламаска кирәк», — дип комментарийлар калдырганнар алар.
«Хәзер иң бәби үстерә торган вакыт. Берәр акыллырак кешедән сорап карале», — дип шаярткан Ләйлә Дәүләтова.
Бер инстачы Ризатка атап киңәш язган: «Ризат, улым, мендәр астына балта куеп ят, билләһи, малай була! Чын, ышан, балам!»