«Менә җыр, ичмасам» – Римма Никитинаның «Эләктер-эләктер» җыры тыңлаучыларны әсир иткән
Римма Никитина «Эләктер-эләктер» керәшен халык җырын яздырып, тыңлаучыларын таң калдырган.
Тыңлаучылар, җырны ошатуларын белдереп, күпсанлы «йөрәк» һәм «ут» билгеләре куйган.
«Матур тавышыгыз ишетелә. Ниһаять, матур җыр яздыргансыз. Акырып җырлый торган түгел», «Менә җыр, ичмасам», – дип сокланган тамашачы.
Җырны тулысынча Римма Никитинаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә тыңларга мөмкин.